Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 423730, РФ, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Поисево, ул. Красноармейская, д. 12 |
| Телефон: | +7(855)-525-12-32/ 5-12-34 |
| E-Mail: | Spo.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Поисевская СОШ" |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 230учащихся |
| У нас учат: | 23 педагогов Язык обучения: татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Поисевская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Котлыйбыз!!! 05.10.2023

Милли мәгарифне үстерүгә керткән зур өлеше һәм укучыларны татар теле фәненнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә сыйфатлы әзерләве өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты белән мәктәбебезнең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы бүләкләнде. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз!!!/Поздравляем!!! 05.10.2023

Район мәгариф системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Муниципаль Район Башлыгының Рәхмәт хаты белән мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Гөлназ Әмирхан кызы бүләкләнде.Котлыйбыз!!!
За большой вклад в систему образования района, многолетний добросовестный труд Благодарственным письмом главы муниципального района награждена учитель русского языка и литературы Зарипова Гульназ Амирхановна.Поздравляем!!! -
Котлыйбыз!!! 05.10.2023

Укытучылар көне уңаеннан районның мәдәният сараенда узган чарада мәктәбебезнең "Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары-2023" бәйгесенең муниципаль этабында 3 нче урын алганы өчен Вахитова Зәлинә Назыйф кызы, "Педагог-организатор-2023" бәйгесе лауреаты Солтанова Гөлчәчәк Васил кызы бүләкләнделәр. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!!!
-
5 октябрь – Бөтендөнья укытучылар көне 05.10.2023

Бүген бишенче октябрь, Укытучылар көне! Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телим! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!
-
Буыннар очрашуы 04.10.2023

Бүген мәктәптә бәйрәм уңаеннан өлкән буын укытучылары белән очрашу узды.
-
Республикакүләм семинар 04.10.2023

Кичә Актанышның беренче санлы мәктәбендә «КӨНЧЫГЫШ КАМА АРЪЯГЫ ТАТАР АВЫЛЛАРЫ» китабын тәкъдим иттеләр. Әлеге китапта Актаныш төбәге һәм анда яшәүчеләр турында да язылган. Республика фәни семинарында мәктәп директоры, татар теле һәм тарих укытучысы катнашты.
-
"Көмеш кыңгырау" газетасында укучыларыбыз иҗаты 03.10.2023

"Көмеш кыңгырау" газетасының 30 нчы сентябрь 38 нче санында 8Б сыйныфы укучысы Әминә Шакированың "Белер идек кадерен", 9 нчы сыйныф укучылары: Алинә Шәехованың "Гаделлек сүзегездә", Рәмилә Ханнанованың "Яраткан укытучым!", Нәзлия Латыйпованың "Әгәр алар булмаса...", Ләйлә Нуриеваның "Якын дус та, киңәшче дә", 10 нчы сыйныф укучысы Энҗе Имамова "Тәмләп кенә" шигырьләре һәм мәкаләләре басылып чыкты. Укытучылары Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы. Афәрин! Укучыларга иҗади уңышлар теләп калабыз!
-
"Өлкәннәр көне" 02.10.2023

Хөрмәтле өлкәннәребез! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез.
-
Бер очрашу – үзе бер гомер 02.10.2023

Бүген мәктәптә Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 5-7 класс укучыларының әби-бабайлары белән очрашу узды.
-
Ярминкә / Ярмарка 30.09.2023

Мәктәп коллективы ярминкәдә.
Коллектив школы на ярмарке.








