МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Яңа Әлем балалар бакчасында “Орчык өмәсе” күңел ач 12.12.2022

Яңа Әлем балалар бакчасында балаларны татар халкының милли йоласы, гореф- гадәтләре белән таныштыру, патриотик тәрбия бирү максатыннан “Орчык өмәсе” дип исемләнгән күңел ачу узды. Чара татар халкының биюләре, уеннары, җырлары, мәкальләр әйтешү белән үрелеп барды. Иң соңыннан бәйләнгән оекларның нинди җылы, йомшак булулары һәм бүгенге көндә мобилизацияләнгән егетләрнең өй җылысы бүләк итүче оекларның әһәмияте турында аңлатылганнан соң балалар күңел җылыларын салып, мобилизацияләнгән егетләргә рәсемнәр ясадылар. Тәрбичеләр рәсемнәр белән бергә бакча коллективы исеменнән җыелган җылы носкиларны мобилизацияләнгән егетләргә җибәрделәр.
В Новоалимовском детском саду с целью ознакомления детей с национальными обычаями и традициями татарского народа, патриотического воспитания прошло мероприятие “Орчык өмәсе” Мероприятие сопровождалось танцами, играми, песнями, пословицами татарского народа.
-
Солдат абый белән очрашу 12.12.2022

Актаныш №2 “Ромашка” бакчасында балаларга патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Педагоглар төрле алымнар кулланып балаларда көчле, кыю булырга, үз Ватаныңны яратырга һәм якларга, армиядә хезмәт итәргә, солдатлар кебек илебез сакчылары булырга теләк тәрбиялиләр. Бу уңайдан мәктәпкә әзерлек А төркеме тәрбиячесе Альбина Мөдәрис кызы балалар белән очрашуга Хәбибуллин Искәндәр Илфак улын кунакка чакырды. Ул быел ноябрь аенда Россия Армиясе сафларыннан демобилизацияләнә. Бер ел Кизнер шәһәрендә хезмәт итеп, Ватан алдындагы бурычын үтәп кайта. Бу очрашуда балалар солдат көннәре, формасы, батырлык турында истәлекләр тыңладылар. Алар солдат абыйдан армия тормышы турында бик күп мәгълүмат алдылар, сокланып карадылар, тыңладылар, сораулар бирделәр. Очрашу кызыклы һәм файдалы үтте.