МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Балалар бакчаларында "Цифрлаштыру елы" уңаеннан зона семинары 28.04.2022

Актаныш 2нче санлы "Ромашка" балалар бакчасында "Цифрлаштыру елы" уңаеннан зона семинары үтте. Мөслим, Минзәлә, Сарман районыннан килгән тәрбиячеләр, өлкән тәрбиячеләр һәм балалар бакчалары мөдирләре тематик белем бирү эшчәнлекләре карап, мастер класста шөгыльләнеп тәҗрибә тупладылар, фикер алыштылар. Киләчәктә дә бергә-бергә эшләргә дип план корып таралышты килгән кунаклар.

-
Актаныш муниципаль районы азкомплектлы башлангыч мәктәп укытучыларындың район семинары 28.04.2022

28 нче апрель көнне Актаныш муниципаль районы " Актаныш 1нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет учреждениесе" филиалы" Чөгәнә башлангыч гомуми белем бирү мәктәп-балалар бакчасы"нда "Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп арасында дәвамчанлык" темасына Актаныш муниципаль районы азкомплектлы башлангыч мәктәп укытучыларындың район семинары үтте. Семинар 3 нче сыйныфта Солтанова Люзия Рәхимҗановнаның математика дәресе белән башланып китте. 4 нче сыйныфлар җитәкчесе Хамматуллина Лилия Илдаровна 3-4 сыныфлар арасында "Көчле звено" интеллектуаль уенын үткәрде.. Чөгәнә башлангыч мәктәп-бакча тәрбиячесе Солтанова Ләлә Илфар кызы Г.Тукайның туган көненә багышланган "Күл буена килсәгез" дигән әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итте."Түгәрәк өстәл" артында "Балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп арасында дәвамчанлык" темасына киңәшмә дәвам итте. Киңәшмәне Актаныш районы Мәгариф идарәсенең башлангыч сыйныфлар буенча методисты Имамова Роза Асгатовна алып барды.Дәресләргә үзанализ, анализ ясалды, фикерләр-тәкъдимнәр әйтелде. Семинар-киңәшмә бик эшлекле һәм нәтиҗәле булды.