МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Парламент дәресе – 2024"Киләчәкне сайлыйбыз" / Парламентский урок – 2024 “Выбираем будущее” 09.02.2024

Парламент дәресе Татарстан Республикасында күптәннән традициягә әверелде. Аны әзерләү һәм үткәрү укучыларның сәяси-хокукый культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә. Парламент дәресенең гомуми темасы - 2024 “ Киләчәкне сайлыйбыз!”. 8 февраль көнне Богады мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен Парламент дәресе оештырылды һәм үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы, район Советы депутаты И. Фәттахов парламент дәресе барышында балаларга сайлаулар үткәрү тәртибе, участок сайлау комиссиясе эше турында сөйләде, норматив-хокукый документлар белән таныштырды. Мәктәп директоры В.Салихов Илсур Филистовичка файдалы очрашуы өчен рәхмәт белдерде.
Парламентский урок давно стал традиционным в Республике Татарстан. Его подготовка и проведение содействуют формированию политико-правовой культуры школьников, формированию установки на воспитание в себе таких качеств, как гражданственность, ответственность перед обществом, страной. Общая тема Парламентского урока — 2024 «Выбираем будущее!». 8 февраля в Бугадинской школе был организован и проведен парламентский урок для старшеклассников. Глава сельского поселения, депутат районного Совета И. Фаттахов в ходе парламентского урока ребятам рассказал о порядке проведения выборов, о работе участковой избирательной комиссии, ознакомил нормативно-правовыми документами. Директор школы В. Салихов поблагодарил Илсура Филисовича за полезную встречу.
-
Хәрби-патриотик айлык / Месячник военно-патриотического воспитания 09.02.2024

Уразай мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы дәвам итә. Айлык кысаларында укучылар белән "Югары пилотаж" конкурсы булып узды. Укучылар үзләре ясаган самолетлар очырту буенча көчләрен сынадылар. Беренче урынны Маликов Искандәр, икенче урынны Тимиров Аинур, өченче урынны Валиев Фаяз алды, ә кызлар арасында беренче уынны Галиева Камилла, икенче урынны Валиева Алия, өченче урынны Джурабекова Динара алды.
В Уразаевской школе продолжается месячник военно-патриотического воспитания . В связи с этим в школе с учениками 7- 9 класса провели соревнование .Учащиеся испытывали свои силы по запуску самодельных самолетов. Первое место занял Маликов Искандер, второе место Тимиров Аинур, третье место Валиев Фаяз, а среди девушек первое место заняла Галиева Камилла, второе место Валиева Алия, третье место Джурабекова Динара.
-
Татар халык ашлары көне/ День татарской народной кухни 09.02.2024

Татар халык ашлары көне районыбызда туган телләр айлыгы кысаларында уздырыла. Безнең Богады мәктәбендә ул 7 февраль көненә билгеләнгән иде. Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Инзилә Кирамова чараны ачып җибәргәннән соң, мәктәп директоры Васил Максут улы бәйрәм белән котлап катнашучыларга уңышлар теләде. Һәрбер сыйныф бер ризык пешереп алып килгән. Әниләр ярдәменнән башка түгел элбәттә. Һәркем үз проектын яклаганнан соң, 9 сыйныф укучылары коймак пешерү буенча мастер-класс күрсәтте, барлык катнашучыларны да коймак белән сыйладылар. Бәйрәм бергәләп чәй эчү белән тәмамланды. Чара презентация белән барды.
День татарской народной кухни проводится в районе в рамках месячника родного языка. В нашей Бугадинской школе он был назначен на 7 февраля. Данное мероприятие открыла заместитель директора по воспитательной работе школы Инзиля Кирамова. Директора школы Васил Максутович поздравил с праздником и пожелал участникам успехов. Каждый класс готовил одно блюдо. После того, как каждый защитил свой проект, ученики 9 класса показали мастер-класс по приготовлению блинов, угостили всех участников блинами. Праздник завершился совместным чаепитием. Мероприятие сопровождалось презентацией.
-
Парламент дәресе / Парламентский урок 09.02.2024

9 нчы февраль көнне Югары Яхшый мәктәбендә, парламент дәресе үткәрелде. Дәрес дәүләт гимннары астында флаглар күтәрү белән башланып китте.Дәреснең кереш өлешендә тарих фәне укытучысы Әлфир Фәнзур улы балаларга парламент ,закон, дәүләт, тәртип, нормалар турында аңлатты ,сораулар бирде. Авыл җирлеге башлыгы Илнур Хираҗетдин улы җирлекнең идарә структурасы белән таныштырды. Авыл депутатларының ни рәвешле сайлануы , аларның вәкаләтләре, җирлектәге мәсьәләләрне хәл итүдәге ролләре турында аңлатты. Ахырдан балалар җирлек башлыгына сорауларын,тәкъдимнәрен җиткерделәр.Әлеге сорауларга җавапны укучылар җирлек башлыгы белән бергәләп таптылар. Дәрес бик җанлы үтте.
9 февраля в Верхнеяхшеевской школе прошел парламентский урок. Урок начался с поднятия флагов под государственные гимны.Во вступительной части урока учитель истории Альфир Фанзурович разъяснил ребятам вопросы о парламенте ,законе, государстве, порядке, нормах. Глава сельского поселения Ильнур Хиразетдинович ознакомил со структурой управления поселения. Разъяснил, как избираются сельские депутаты, их полномочия, роль в решении вопросов поселения. В завершении ребята высказали главе поселения свои вопросы и предложения.Ответы на эти вопросы школьники нашли вместе с главой поселения. Урок прошел очень оживленно.
-
Эшлекле семинар / Деловой семинар 09.02.2024

9 февраль көнне Күҗәкә мәктәбендә “Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә функциональ грамоталылыкны формалаштыру” дигән темага тарих фәне укытучыларының район семинары булып узды. Мәктәпнең тарих укытучысы Шәйхетдинова Лилия Хәниф кызы 5 нче сыйныфта “Борынгы Грециядә мәгариф һәм фән” дигән темага ачык дәрес күрсәтте. “Батырларны барлый, барлый тарих битен актарам” дип исемләнгән ачык чара күрсәтелде. Кичәдә авылдашыбыз, горурлыгыбыз Хәсән Заманов батырлыгы киң яктыртылды. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар турында истәлекләр яңартылды. Тарихта канлы эзен калдырган Әфган сугышы, Чечен сугышы, аларда катнашкан авылдашларыбыз турында сәхифә һәркемне тетрәндерде. Әфган сугышы ветераны Газинур Хаҗиев, чечен сугышында катнашкан Рузил Галимов балаларга үзләренең сугышчан юллары турында сөйләделәр, укучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр, матур теләкләрен җиткерделәр. Кичәгә 11 бала анасы Лилия Гильметдинова да чакырылган иде. Ул биш улын армия сафларына озаткан ана. Әфган сугышыннан исән кайтып, тән һәм җан яраларыннан вафат булган улы турында күз яшьләрсез сөйли алмады. Чарада җирлегебез авыллары тарихларын язучы Рәскать абый Хәертдинов та катнашты. Ул тарих укытучыларына бик күп яңа мәгълуматлар бирде. Бүгенге көндә аларның улы Илдар Украинада хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Бу гаиләгә барыбыз да сабырлык телибез. Укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары чарага ямь өстәде. Тарих укытучылары шулай ук тәҗрибә уртаклаштылар, бай эчтәлекле, фәнни чыгышлар тыңладылар, киләчәктә эшләнәчәк эш төрләре белән таныштылар. Семинарда район мәгариф бүлеге методисты Латыйпова Гөлназ Наил кызы катнашты.
9 февраля в МБОУ «Кузякинская ООШ» прошел районный семинар учителей истории на тему ”Формирование функциональной грамотности на уроках истории и обществознания". Учитель истории школы Шайхутдинова Лилия Ханифовна показала открытый урок “Образование и наука в Древней Греции” в 5 классе. Было проведено открытое мероприятие под названием "Батырларны барлый, барлый тарих битен актарам". На вечере широко освещался подвиг нашего односельчанина, гордости Хасана Заманова. Обновлены воспоминания односельчан, участвовавших в Великой Отечественной войне. Всех потрясла воспоминания об Афганской войне, Чеченской войне, о наших односельчанах, оставивших кровавый след в истории. Ветеран Афганской войны Газинур Хазиев, участник чеченской войны Рузиль Галимов рассказали ребятам о своем боевом пути, ответили на интересующие их вопросы, высказали добрые пожелания. На мероприятие была приглашена и мать 11 детей Лилия Гильмутдинова. Она отправила пятерых своих сыновей в армию. Она не могла без слез рассказать о своем сыне, который вернулся с афганской войны живым и умер от телесных и душевных ран. В мероприятии принял участие писатель-краевед Раскат Хаертдинов. Он предоставил учителям истории много новой информации. Их сын Ильдар участвует в боевых действиях на Украине. Мы все желаем терпения этой семье. Концертные номера, подготовленные учащимися, добавили яркости мероприятию. Учителя истории также обменялись опытом, выслушали содержательные, научные доклады, ознакомились с предстоящими планами. В семинаре приняла участие методист районного отдела образования Латыпова Гульназ Наилевна. -
Мәктәптә Фәнис Яруллинның 86 еллыгына багышланган чара узды / В школе прошло мероприятие к 86-летию Фаниса Яруллина 09.02.2024

2024 елның 9 февралендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә ТРсы халык шагыйре, «Халыклар Дуслыгы» ордены кавалеры, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Яруллинга багышланган тантаналы чара узды. Чарада катнашучылар татар шагыйре иҗаты белән таныштылар, мәктәп укучылары башкаруында шигырьләр һәм җырлар тыңладылар. Очрашу ахырында мәктәп директоры Җәмилов Ринат Фүлн улы кунакларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде, шулай ук чарага йомгак ясады: «Авыр җәрәхәт алгач, ул авыр чир белән авырып үзен сындырырга ирек бирмәде. Авыруны җиңеп, Фәнис Яруллин тормышта үз урынын таба алды-милли мәдәнияткә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Аның биографиясе һәм иҗаты татар әдәбияты өчен батырлык, фидакарьлек, рухи көч һәм туган якка мәхәббәт гәүдәләндерде».
9 февраля 2024 года в МБОУ «Аккузовская ООШ» прошло торжественное мероприятие, посвященное 86-летию народного поэта Республики Татарстан, кавалера ордена «Дружба народов», лауреата Государственной премии им.Г.Тукая и Республиканской премии им.М.Джалиля, заслуженного работника культуры Республики Татарстан Фаниса Яруллина. Участники мероприятия познакомились с творчеством татарского поэта, послушали стихи и песни в исполнении школьников. В конце встречи директор школы Зямилов Ринат Флунович поблагодарил гостей и участников, а также подвел итоги мероприятия: «Получив тяжелую травму, он не дал тяжелейшей болезни себя сломить. Преодолевая недуг, Фанис Яруллин сумел найти свое место в жизни - внес неоценимый вклад в национальную культуру. Его биография и творчество стали для татарской литературы олицетворением мужества, самоотверженности, силы духа и любви к родному краю».
-
Татар халык ашлары көне/День татарской народной кухни 08.02.2024

Бүген Татар Суыксу гомуми белем бирү мәктәбендә милли ризыклар көне үтте. 7 нче класс укучылары "Татар халык ашлары" темасына проект якладылар. Авыл китапханәчесе Ленара Галимова 5-8 нче класс укучыларына кош теле пешерү буенча мастер- класс күрсәтте.
Сегодня в МБОУ"Татарско-Суксинская СОШ" прошел День национальной кухни. Учащиеся 7 класса защитили проект на тему "Татарская народная кухня". Сельский библиотекарь Ленара Галимова показала ученикам 5-8 классов мастер - класс по приготовлению хвороста.
-
Татар орнаменты кулланып китап кыстыргычы ясау буенча мастер – класс / Мастер - класс по изготовлению закладок с использованием татарского орнамента 08.02.2024

2024 нче елның 8 нче февраль көнне Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч класс укытучылары Э.Ф. Гарипова һәм А.Ф. Хисамова 1-4 класс укучылары белән татар орнаменты кулланып китап кыстыргычы ясау буенча мастер – класс күрсәттеләр.
8 февраля 2024 года в МБОУ “Аккузовская ООШ” учителя начальных классов Э. Ф. Гарипова и А. Ф. Хисамова с учениками 1-4 классов показали мастер – класс по изготовлению закладок с использованием татарского орнамента.
-
“Шигъри дөнья” 08.02.2024

8 февраль көнне гимназиядә “Шигъри дөнья” проектының беренче чыгарылышы булып узды. Тәүге сәхнә тотучылар - 9А сыйныф укучылары. Шигъри кичәне проект авторы Чулпан Рәмзил кызы ачып җибәрде. Укучылар XX гасырның беренче яртысында иҗат иткән шагыйрьләр - Сәгыйть Рәмиев, Фатих Кәрим, Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Дәрдмәнд(Мөхәммәдзакир Рәмиев), Һади Такташ шигырьләрен яттан сөйләделәр.
8 февраля в гимназии состоялась премьера проекта “Шигъри дөнья”. Его первыми участниками стали ученики 9 а класса. Поэтический вечер открыл автор проекта Шарипова Чулпан Рамзилевна. Учащиеся читали наизусть стихи поэтов первой половинеы XX века - Сагита Рамиева, Фатиха Карима, Мусы Джалиля, Габдуллы Тукая, Хади Такташа.
-
Әмирхан Еники көне / День Амирхана Еники 08.02.2024

8 февраль көнне бакчабызда ТАССРнын халык язучысы - Әмирхан Еники көне булып узды. Тәрбиячеләр балаларны язучынын тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар, әсәрләреннән өзекләр укыдылар.
Сегодня в нашем детском саду прошел День народного писателя ТАССР - Амирхана Еники. Воспитатели познакомили детей с жизнью писателя, прочитали отрывки из его творчества.











