Инглиз теле атналыгы / Неделя английского языка
14.10.2023
9-14 октябрь көннәрендә 1 нче мәктәптә инглиз теле атналыгы үтте. 3-4 сыйныф укучылары арасында инглиз телендә язылган текстны дөрес һәм җитез итеп уку конкурсы үтте. Башлангыч сыйныф укучылары "Качкан хәрефләр" не табырга булыштылар. Дәрестән тыш чарада укучылар инглиз телендә җырлар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр, төрле милләт биюләрен башкардылар. Театральләштерелгән тамашаны укучылар бик жылы кабул итте. Зал алкышларга күмелде. Шулай ук Инглиз теле атналыгы кысаларында БДИны 90 һәм аннан да югарырак балларга тапшырып бүгенге көндә Мәскәү югары уку йортларында белем алучы укучылар белән "Телекүпер" оештырылды. Әлеге очрашуда 11 сыйныф укучылары һәм инглиз теленнән олимпиадага керүчеләр катнашты. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. 14 октябрь көнне мәктәбебездә "Чит ил кешесе белән очрашу" чарасы үтте. Очрашуның кунагы итеп мисырлы Тарх Ахматзаки чакырылган иде. Ул укучыларга үзенең тормыш юлы, Россиядәге һәм чит илләрдәге, аеруча Мисырдагы, яшәү шартлары турында сөйләде. Тарк чын мәгънәсендә полиглот: ул гарәп, рус, француз, инглиз, немец, итальян, татар телләрендә сөйләшә. Атналык бик кызыклы үтте.
9-14 октября в АСОШ №1 прошла неделя английского языка. Среди учащихся 3-4 классов был проведен конкурс на правильное и быстрое прочтение текста на английском языке. Ученики начальной школы помогли найти «Убежавшие буквы». Было проведено внеклассное мероприятие. Учащиеся пели песни на английском языке, читали стихи, исполняли танцы разных национальностей. Театрализованное представление было хорошо встречено зрителями. В рамках недели английского языка был организован «Телемост» со студентами московских вузов, сдавшими ЕГЭ по английскому языку на 90 и выше баллов. На этой встрече присутствовали ученики 11 классов и участники олимпиады по английскому языку. Они получили ответы на интересующие их вопросы. 14 октября в нашей школе прошло мероприятие «Знакомство с иностранцем». В качестве гостя встречи был приглашен египтянин Тарх Ахматзаки. ОÐ