МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Яңа Әлем балалар бакчасында Питрау көне / В Новоалимовском детском саду отметили День Питрау 12.07.2023

Бүген Яңа Әлем балалар бакчасында Питрау көнен билгеләп уздылар. 12 июль – Питрау көне. Җәйнең нәкъ кыл уртасы. Питрау үтте – җәй үтте, дип тә әйтәләр. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана. Питрауда җыеп киптерелгән үләннәр барлык авырулардан файдалы, бу көнне әзерләнгән мунча себеркесе аерата шифалы, диләр. Шул уңайдан балалар карлыган яфраклары җыеп киптерергә куйдылар, саф һавада файдалы үләннәр темасы астында рәсем ясап, күргәзмә оештырдылар.
Сегодня в Новоалимовском детском саду отметили День Питрау. В этот день начинается эпоха перемен в животном и растительном мире. Травы, собранные в Питрау, полезны от всех болезней. поэтому дети собирали смородиновые листья и ставили сушиться. Организовали выставку рисунков на тему полезных трав на свежем воздухе.
-
“Әкиятләр иленә сәяхәт” / "Путешествие в страну сказок" 10.07.2023

В.А.Сухомлинский: "Әкияттә бала гаделлек һәм гаделсезлек турында беренче күзаллаулар ала, дөньяны акыл белән генә түгел, йөрәк белән дә танып белә" дип язган. Әкият мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүнең төрле өлкәләрендә, шул исәптән баланың фикерләүендә, күзаллауында кулланыла. Халык әкиятләре катлаулы дөнья турында хисләр һәм фикерләр өчен киңлекләр ача. “Алтынчәч” балалар бакчасына йөрүче балалар әкиятләрне укырга, тыңларга, сөйләргә, әкият каһарманнары булып уйнарга да бик яраталар. Бу юлы алар әкиятнең үзенә сәфәр кылдылар. Убырлының күптән түгел генә үткән туган көнен котлап "Ак калач" җырын җырладылар, әбинең яраткан биюен бирделәр, үзебезчә - чын татарча да биеп күрсәттеләр. Убырлы исә Ð