МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
“Алтынчәч” балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү максатыннан “Һөнәргә беренче адымнар” исемле төбәк чемпионаты 22.03.2023

Бүген “Алтынчәч” балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү максатыннан “Һөнәргә беренче адымнар” исемле төбәк чемпионаты уза. Әлеге бәйге “Яшь мастер” республика күләмендәге чемпионат кысаларында гамәлгә куелды. Жюри составында мөхтәрәм затлар, компетентлы шәхесләр: Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте директоры Ренат Ибраһимов, шушы көллиятнең педагогика һәм психология укытучысы, “Мәктәпкәчә тәрбия” компетенциясе буенча региональ чемпионат конкурсантларын бәяләүгә хокук алган эксперт Дилара Железкова, Актаныш районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсеннән Гөлназ Имамразыева, Лилия Хисмәтуллина, технологик техникумнан Зөлфия Кәшбразыева барлар иде. Бәйгегә үзебезнең Актаныш, Мөслим, Сарман һәм Башкортстанның Илеш районыннан гаризалар кабул ителгән булган. Сабыйларның киләчәктә дөрес һөнәр сайлауларына юнәлтелгән, аларның аң-фикер үсешен, тормышка караш зәвыгын күтәргән конкуррс 2 турда үтте. Барлыгы видеоформатта 36 эш кабул ителеп, экспертлар тарафыннан 21 баланың эше сайлап алынган. Чемпионатның дистанцион турында уңышлы чыгыш ясаган 10 балага Дипломнар бирелде, алар матур итеп бүләкләнде.
-
Җәүдәт Вәли улы Вилькеев исемендәге V Республика фәнни-практик конференциясе / V Республиканская научно-практическа я конференция имени Джаудата Валиевича Вилькеева 22.03.2023

Казан шәһәренең 23 нче санлы лицеенда укучыларның һәм укытучыларның Җәүдәт Вәли улы Вилькеев исемендәге V Республика фәнни-практик конференциясендә Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Ибраһимова Роза "Укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру проблемасы" дигән методик эшкәртмәләр конкурсында 3 нче урынга лаек булды.