МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Гөлләр калды күңелдә / В душе остались лишь цветы 10.03.2023

Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында Богады мәктәбендә лаеклы укытучы, Вәзилә Чинаеваның китабын тәкьдим итү кичәсе үтте. Китапның исеме "Гөлләр калды күңеллә". Укучылар бик зур кызыксыну белән В. Чинаеваның тормыш юлы белән таныштылар. Аның хезмәт юлы балалар тәрбияләүгә багышланган. Ә шигырьләрендә туган якка мәхәббәт, аның табигатенә соклану чагыла. Укучылар Вәзилә апаның шигырьләрен укып таныштырды.
В рамках года педагога и наставника в Бугадинской ООШ провели презентацию книги заслуженного педагога В.Чинаевой «В душе остались лишь цветы» («Гөлләр калды күңелдә»). В сборник Вазили Чинаевой вошли стихотворения, написанные в последние годы. В начале мероприятия ребята ознакомились ее творчеством. Она всю свою жизнь посвятила обучению и воспитанию детей и очень любила свою родную деревню, природу. В своих стихотворениях Вазиля апа выражает любовь к селу, воспевает природу. Ребята прочли ее стихотворения.
-
"Әни открыткасында яз" республика конкурсы нәтиҗәләре/ Итоги республиканского конкурса “Весна в маминой открытке” 10.03.2023

2023 елның 2 - 10 март көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ТР ата-аналар Советы тарафыннан "Әни открыткасында яз" Республика конкурсы үткәрелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5 класс укучысы Шәйдуллина Назлыгөл I урын, ә 6 класс укучысы Шәйдуллин Рәсимҗан II урынны алдылар. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
С 2 по 10 марта 2023 года был проведен Родительским советом РТ при Министерстве образования и науки РТ Республиканский конкурс “Весна в маминой открытке”. По итогам конкурса ученица МБОУ “Аккузовская ООШ” Шайдуллина Назлыгуль заняла I место, ученик 6 класса МБОУ “Аккузовская ООШ” Шайдуллин Расимян занял II место. Победители награждены Дипломами. Поздравляем!
-
IV Республика фәнни-гамәли конференциясе / IV Республиканская научно-практическая конференция 09.03.2023

IV Республика фәнни-гамәли конференциясе 2023 елның 9 мартында Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Советлар Союзы Герое И.Е. Кочнев исемендәге 2 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Экология, дөнья һәм без» IV Республика фәнни-гамәли конференциясе уздырылды. Әлеге конференциядә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Шәйдуллина Ильвина «Кече Ватанның танылган кешеләре» секциясендә чыгыш ясап, «Туган якны тикшерүче» номинациясендә җиңүче дипломы белән, ә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы «Үз эшенең остасы» секциясендә «Иҗади якын килү өчен» номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнделәр.
9 марта 2023 года на базе МБОУ «Алексеевская СОШ №2 имени Героя Советского Союза И.Е. Кочнева» Алексеевского муниципального района РТ проводилась IV Республиканская научно-практическая конференция «Экология, мир и мы». На этой конференции ученица 8 класса МБОУ «Аккузовская ООШ» Шайдуллина Ильвина выступила в секции «Знаменитые люди малой Родины» награждена дипломом в номинации «Исследователь родного края», а учитель истории и обществознания Зямилова Розалия Гарифяновна в секции «Мастер своего дела» награждена дипломом в номинации «За творческий подход». Поздравляем!
-
Яңа Әлем мәктәбендә укытучылар һәм остазлар елына старт бирелде / Старт Года педагога и наставника в Новоалимовской школе 09.03.2023

2023 ел - Россиядә укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Яңа Әлем мәктәбендә бу ел уңаеннан, дүшәмбе көнне уза торган атналык линейкада, алга максат һәм бурычлар куеп тантаналы рәвештә әлеге елга старт бирелде. Чара барышында югары сыйныф укучылары укытучыларга багышлап шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар җырладылар.
2023 год в России объявлен Годом наставника и учителя. В Новоалимовской школе в честь этого года на еженедельной линейке, которая проходит в понедельник, был торжественно дан старт этому году с поставленными задачами и целями. В ходе мероприятия старшеклассники рассказали стихи и спели песни, посвященные учителям.
-
«Мин авылны сайлыйм»/ «Я выбираю село» 09.03.2023

«Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Кургуз төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә "Мин авылны сайлыйм" проекты кысаларында укучыларның фәнни-тикшеренү, проект-иҗат эшләренең XIII Республика конкурсы узды. Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Гыйлемьянов Камил "Сочинение"номинациясендә 1 урынны алды. Укытучысы Газизова Д. М.
В муниципальном бюджетном общеобразовательном учреждении «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» прошел XIII Республиканский конкурс научно-исследовательских, проектно-творческих работ учащихся врамках проекта "Я выбираю село" Ученик 4 класса МБОУ “Старокурмашевская ООШ” Гилемьянов Камиль занял 1 место в номинации "Сочинение". Учитель Газизова Д.М.
-
8 нче март бәйрәме уңаеннан Әниләргә матур концерт / Праздник 8 марта 07.03.2023

Бүген 6 нчы март көнне Уразай мәктәбе укучылары 8 нче март бәйрәме уңаеннан Әниләргә матур концерт куйдылар./ Сегодня 6 марта ученики Уразаевской ООШ в связи с праздником 8 марта показали своим мамам концерт.
-
2023 нче ел Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы/2023 год в Республике Татарстан - Год национальных культур и традиций. 07.03.2023

2023 нче ел Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә шул уңайдан бик матур чара булып узды. Әниләр белән бергә сыйныфлар арасында төрле милләт халыкларының яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, милли ризыкларын тәкъдим итү кичәсе оештырылды. Актаныш районында яшәүче мари, рус,башкорт, әрмән, үзбәк халыкларының милли мәдәниятен күрсәтүгә барлык сыйныфлар да ныклап әзерләнгән иде. Һәр милләтнең төрле ризыкларын пешереп алып килгәннәр, биюләрен өйрәнгәннәр. Кичә бик әзерлекле һәм оешкан төстә узды, кичәдән соң барлык сыйныфларда да әниләр белән укучылар үзләренең пешереп алып килгән милли ризыклары белән чәй өстәле артында дәвам иттеләр.
2023 год объявлен в Республике Татарстан Годом национальных культур и традиций. В МБОУ "Старокурмашевская ООШ" состоялось торжественное мероприятие. Вместе с родителями был организован вечер, на котором были представлены быт, обычаи, национальная кухня народов разных национальностей. Подготовленность к демонстрации национальной культуры марийцев, русских,башкир, армян, узбеков, проживающих в Актанышском районе, всех классов была на высоком уровне. Приготовили блюда каждой национальности, изучили их танцы. Вечер прошел очень подготовительно и организованно, мероприятие было продолжено во всех классах совместным чаепитием с приготовленными национальными блюдами.
-
Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм Төньяк Кавказда һәм Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан сугышчы-интернационалистлар истәлегенә багышланган хоккей туриры/ Хоккейный турнир памяти участников специальной военной операции на Украине и воинов-интернационалистов, участвовавших в боевых действиях на Северном Кавказе и в Афганистане 06.03.2023

4 март көнне "Лачын" боз сараенда Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм Төньяк Кавказда һәм Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан сугышчы-интернационалистлар истәлегенә зур хоккей турниры булды. Анда Татарстан Республикасы Югары Суды ("Фемида"), прокуратура ("Чайка"), ТР ЭЭМ ("Динамо") һәм Актаныш районының "Лачын" җыелма командасы катнашты.,
Турнир нәтиҗәләре буенча Югары суд командасы 1 нче урында, ТР Прокуратурасы командасы - 2, ЭЭМ хоккейчылары 3 урынны алды. "Лачын" командасы соңгы уеннарда "Фемида" ның иң көчле хоккейчыларын җиңеп, гомуми очко буенча 4 нче урынны алды.
Гуманитар гимназия-интернат укучылары "Лачын" турнирында иң актив җанатарлар булды.
4 марта в Ледовом дворце "Лачын" состоялся большой хоккейный турнир памяти участников специальной военной операции на Украине и воинов-интернационалистов, участвовавших в боевых действиях на Северном Кавказе и в Афганистане. В нем приняли участие Верховный Суд Республики Татарстан ("Фемида"), прокуратура ("Чайка"), МВД РТ ("Динамо") и сборная Актанышского района "Лачын".
По итогам турнира команда Верховного суда заняла 1 место, команда прокуратуры РТ - 2 место, хоккеисты МВД - 3 место. Команда" Сокол "заняла 4-е место по общему количеству очков, обыграв в последних играх сильнейших хоккеистов" Фемиды".
Учащиеся гуманитарной гимназии-интерната стали самыми активными болельщиками "Лачын".
-
Ата-аналар контроле / Родительский контроль 06.03.2023

2023 нче елның 6 мартында Уразай мәктәбендә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен кайнар аш оештыру буенча ата-аналар контроле үткәрелде. Ата-аналар комиссиясе әзерләнгән ризыкларның расланган менюга туры килүен тикшерде. Балаларны тукландыруны оештыруга кисәтүләр табылмады.
6 марта 2023 года в Уразаевской школе был осуществлён родительский контроль организации горячего питания обучающихся 1-4 классов. Комиссия родителей проверила соответствие приготовленных блюд утверждённому меню. Замечаний к организации питания детей нет.
-
Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркемнең 50 еллык юбилее / ЮИД отмечает 50-летний юбилей 06.03.2023

2023 нче елның 6 мартында “Яшьлек” үзәгендә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалаучы төркемнең 50 еллыгы уңаеннан зур тантана үтте. Әлеге чарада Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 4 нче класс Салахова Зөһрә, 5 нче класс укучысы Закирова Мәдинә, 7 нче класс укучысы Валиева Алия һәм педагог Гимазов Нияз катнаштылар.
6 марта 2023 года в центре "Яшьлек" состоялось торжественное мероприятие, посвященное 50-летию группы пропагандистов безопасности дорожного движения. В мероприятии приняли участие ученица 4 класса МБОУ “Уразаевская ООШ” Салахова Зухра, ученица 5 класса Закирова Мадина,ученица 7 класса Валиева Алия и педагог Гимазов Нияз.











