МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Герой-шагыйрь М.Җәлилгә багышланган "Поэт и музыка" әдәби бәйгесе нәтиҗәсе 30.01.2023

Тукай зонасына караган район укучыларының герой-шагыйрь М.Җәлилгә багышланган "Поэт и музыка" әдәби бәйгесе булып узды. Актаныш районы Чуракай мәктәбе укучысы Салахова Таңсылу зур җиңүгә ирешеп, 29 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең Органный залында чыгыш ясады. Ул "Татнефть" һимаячелегендә уздырылган әлеге концертта диплом, истәлек бүләкләре белән беррәттән Казан шәһәрендә үтәчәк бәйгедә катнашу хокукына ия булды. Республика финалында Таңсылуга һәм укытучысы Рамил Җәмигънур улына уңышлар теләп калабыз!
-
Гуманитар гимназия-интернатта атналык дүшәмбе линейкасы/ Еженедельная линейка понедельника в гуманитарной гимназии-интернате 30.01.2023

Атналык дүшәмбе линейкасы гуманитар гимназия-интернатта дәүләт флагларын кертүдән башланды. Гимназиянең "Ялкын" балалар оешмасы президенты – 10 сыйныф укучысы Айнур Гилаев, гадәттәгечә, линейканы гимназиянең сөрәне белән башлап җибәрде.
Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев узган атнага йомгак ясап, атна дәвамында эшләнәсе эшләргә, чараларга тукталды. Шуларның берсе, ел да көтеп алынганы – Студентлар очрашуы.
Узган атнада 5А сыйныфы кизү торды. Атна дәвамында мәктәптәге тәртипне саклады алар, үз-үзләрен тотышлары белән дә үрнәк күрсәттеләр. Кизү торуга хисапны да бик җентекле ясады алар.
Бөтенроссия фән олимпиадаларының ресрублика этабында гимназия укучылары актив катнашып, узган атнада җиңүләр күп булды. Аларны да тантаналы линейкада хөрмәтләделәр.
"Тату сыйныф серләре" республика бәйгесенең зона этабында җиңү шатлыгын да бергәләп уртаклаштылар.Еженедельная линейка понедельника в гуманитарной гимназии-интернате началась с внесения государственных флагов . По традиции, линейку начал президент детской организации гимназии "Ялкын" – ученик 10 класса Айнур Гилаев. Замести