• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

Мәктәпләрдә капиталь ремонт бара

Опубликовано: 22.03.2012

Республикада гомумбелем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы эшли башлады. Әлеге программага безнең районнан да Актаныш урта гомумбелем бирү мәктәбе һәм Яңа Әлем гомумбелем бирү мәктәбе кертелгән. Башка төбәкләрдә, нигездә, капиталь ремонтка май айларында гына керешү планлаштырылса, бездә инде бу нисбәттән күптән эш бара. Язгы яңгырлар башланганчы, дип, иң элек мәктәпләрнең түбәләрен яңартып ябу эшенә тотындылар. Актанышта бу эш белән «Газстройсервис» ҖЧҖ, Яңа Әлемдә исә “ТеплоЛюкс Плюс” ҖЧҖ шөгыльләнә. Эшнең төп өлеше – стропилалар инде куелган, түбәне калай белән яба башлау өчен фәкать укучыларның язгы ялларга китүләрен генә көтә төзүчеләр. Балалар каникулларга үз вакытында чыгачак, 23–31 мартта ял итәчәкләр.

Шулай ук, агач тәрәзәләрне пластикка алыштыру дәвам итә. Җылылык бирү сезоны тәмамлангач, мәктәпләрдә җылылык системалары алыштырылачак. Программага кертелгән өстәмәләр буларак, төзекләндерү эшләре сыйныф ишекләре һәм эчке инженерлык челтәрләренә дә кагыла. Капиталь ремонт эшләрен август ае урталарына ук төгәлләргә ниятлиләр.

Өстәмә мәгълүмат: мәктәпләрне төзекләндерү программасы нигезендә республикада өч ел эчендә барлыгы 787 мәктәпне (2012 елда – 154 мәктәп) яңарту көтелә. Мәгъ­лүм булганча, бу исемлеккә 30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән гомуми белем бирү учреждениеләре кертелгән. Моннан тыш, 42 махсус һәм коррекцион мәктәп тә читтә калмаячак. Программа буенча иң күп мәктәпләр Казан (134), Чаллы (42) кебек шәһәрләрдә һәм Мамадыш (34), Түбән Кама (29), Бөгелмә (28), Мөслим (27) районнарында ремонтланачак.


Источник: http://aktanysh.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/127755.htm

К списку новостей