МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
"Әкияттә кунакта" Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү
Опубликовано: 25.04.201622 апрель көнне, халкыбыз шагыйре Габдулла Тукай туган Кушлавыч авылында Татнетны үстерү фонды, Татарстан Язучылар берлеге, "Болгар" радиосы, ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты, Арча районы Мәгариф идарәсе һәм Кушлавыч төп гомумбелем мәктәбе белән берлектә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм иганәчеләр ярдәме белән берьюлы өч зур чара: "Әдәби җәүһәрләр" I Россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең финал туры; Кул эшләре сәнгатенең "Әкияттә кунакта" Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү; "Чәкчәк шоу"ның ("Болгар" радиосы) "Тукай эзләре буенча" сәфәре тантаналары үткәрелде.
Кул эшләре сәнгатенең "Әкияттә кунакта" Россиякүләм видео мастер-класслар бәйгесендә барлыгы 105 эш көч сынашты. Актаныш районыннан әлеге бәйгедә 4 эш катнашты. Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбеннән IX класс укучысы Хисамова Ралина – “Шүрәле, шүрәле, әйдә дуслашыйк әле” агачка көйдереп ясау, II класс укучысы Фәррахова Кадрия – “Бала белән күбәләк” шигыренә саламнан картина видео мастер-класслары белән катнашып I-II дәрәҗә дипломнарга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Җитәкчеләре: Д.М.Шәвәлиев, А.Ф.Хисамова.
Аларның эшләре белән түбәндәге сылтама аша таныша аласыз.
“Шүрәле, шүрәле, әйдә дуслашыйк әле” (http://www.youtube.com/watch?v=gBxI1VXDsWU)
“Бала белән күбәләк” (http://www.youtube.com/watch?v=hpaeGG_sQ8U)
К списку новостей











