МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
“Мәгариф”, “Мәгариф. Татар теле”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларына язылучылар призлар отарга мөмкин
Опубликовано: 28.04.2016“ТАТМЕДИА“ АҖ бишенче тапкыр инде үз басмаларына язылган әбунәчеләр арасында призлар уйната. Моңарчы җиңүче айпад белән бүләкләнә иде. Бу юлы исә иң актив әбунәчеләр арасында телевизор һәм башка кыйммәтле бүләкләр уйнатыла.
“ТАТМЕДИА” бүләген оту өчен нишләргә кирәклеген исегезгә төшереп үтәбез. “ТАТМЕДИА“ның өч басмасына, мәсәлән, П2467 индексы буенча “Мәгариф” + ”Мәгариф. Татар теле” + “Гаилә һәм мәктәп” комплектына (бәясе – 1162,26 сум) икенче яртыеллыкка язылып, язылу абонементының күчермәсен, исем-фамилиягезне, телефон номерыгызны язып, түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2, “ТАТМЕДИА“. Конверт тышына “Акция“ дип язарга онытмагыз.
Язылу квитанциясе күчермәсенең сканын, исем-фамилиягез, телефоныгызны язып, интернет аша электрон адреска да җибәреп була: podpiska@tatmedia.ru.
Конкурска хатлар 18 апрельдән 15 июльгә кадәр кабул ителә.
Әбунәчеләр арасында игълан ителгән бәйгенең приз фонды – 88990 сум. Төп приз – 28 мең сумлык “LED-Телевизор 32“. Шулай ук 5700әр сумлык өч “Nikon“фотоаппараты, “Кукмара” фабрикасының 1595әр сумлык 12 савыт-саба җыелмасы, 550шәр сумлык 45 бүләк җыелмасы да үз хуҗаларын көтә.
К списку новостей











