• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

Чаллыда татар сайтларын ясаган балаларны бүләкләү тантанасы үтте

Опубликовано: 23.05.2016

"Яшь татнетчылар" татар сайтларын ясаучы балалар бәйгесе быел икенче мәртәбә үткәрелде. Ул Татнетны үстерү фонды һәм Яр Чаллы шәһәренең «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия»се тарафыннан 2015 елда оештырылган иде. Быел бәйгене оештыручылар составына ТР «ТИСБИ» идарә университеты» дәүләти булмаган югары профессиональ белем бирү учреждениесенең Яр Чаллы филиалы да кушылды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 20 май көнне Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә үтте. Тантана концерт номерлары белән үрелеп барылды, тантанага Актаныш, Әлмәт, Лениногорск һ.б.районнардан да килгәннәр иде.

Бәйгедә быел I-IX сыйныф укучылары ясаган 19 интернет-проект катнашты. Алар ике яшь категориясенә карап бәяләнделәр. Сезгә әлеге бәйгенең нәтиҗәләрен игълан итәбез.

I-IV сыйныфлар:


I урын: http://sainur.jimdo.com. Авторы - Сибатов Айнур (Актаныш районы, I сыйныф, 7 яшь);
II урын: http://tatar-mekellere.jimdo.com. Авторы - Евграфова Камилә (Яр Чаллы шәһәре, IV сыйныф, 10 яшь);
III урын: http://uchtobendemedrese.jimdo.com. Авторы - Әхмәтшина Һаҗәр (Яр Чаллы шәһәре, III сыйныф, 9 яшь);
IV урын: http://dusluk-bakchasu.jimdo.com. Авторы - Вәлиулина Азалия (Яр Чаллы шәһәре, III сыйныф, 9 яшь).

V-IX сыйныфлар:

I урын: http://tenefec.jimdo.com. Авторлары - укучылар коллективы, баш мөхәррир – Сәләхова Румия (Әлмәт районы, VI сыйныф, 12 яшь);
II урын: http://mogjizalar.jimdo.com. Авторы - Зиннурова Алинә (Актаныш районы, VII сыйныф, 13 яшь);
II урын: http://2906082086.wix.com/mizgel. Авторы - Җәлилова Зөлфия (Мөслим районы, VIII сыйныф, 14 яшь);
III урын: http://aigizia.jimdo.com. Авторы - Галләмова Айгизә (Актаныш районы, IX сыйныф, 14 яшь);
III урын: http://bezmek.jimdo.com. Авторлары - Локманова Лиана, Галиева Назлыгөл (Лениногорск районы, IX сыйныф);

Грамота: http://habibullinnar.jimdo.com. Авторы - Хәбибуллин Искәндәр (Лениногорск районы, VI сыйныф, 12 яшь);
Грамота: http://gulnaraa.jimdo.com. Авторы - Баязитова Алия (Әлмәт районы, VI сыйныф, 12 яшь).

Шунысы куандыра, жюри бәяләгән көннән алып бүгенге көнгә кадәр кайбер балаларның сайтлары инде тагын да яхшыра төште. Димәк, сайтлар бәйге өчен генә ясалмаган, бу интернет-проектларның һәм аларның авторларының киләчәге өметле. Әлеге сайтлар "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесендә дә катнашып уңышларга ирешерләр дигән өмет бар!


Источник: http://belem.ru/node/6585

К списку новостей