МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
1 сентябрь - Белем бәйрәме белән!
Опубликовано: 01.09.2016
Бу дөньяда без барыбыз да мәктәп бусагасыннан үткән кешеләр. Авыл мәктәбеме, шәһәр мәктәбеме, укытучы өе бусагасымы - мөһим түгел. Иң мөһиме - без барыбыз да тумыштан белемгә омтылабыз. Күзләрне ачып беренчесен дөнья белән таныша башлыйбыз, куллар белән тотып, авызга кабып карыйбыз.
Кеше белемсез яши алмый. Бу - табигый күренеш. Һәр алган белем, һәр яңалык бездә иксез-чиксез шатлык уята. Кайда гына яшәсәк тә, кем генә булсак та - без көннән-көн күбрәк белем туплый барабыз. Әмма белемне туплау, акыл иясе булу өчен көннәр генә җитми. Алынган белемнәрне тәртипләп җыеп туплап бара белү - үзе бер осталык. Шуңа күрә инде ерак гасырларда ук иң мөхтәрәм, иң акыллы кешеләр укытучылар булып киткәннәр. Мәктәпләр барлыкка килгән. Гасырлар уза барган саен мәктәптә бирелә торган белемнәрнең дәрәҗәсе арта барган. Бүгенге заман мәктәбе заманча технологияләр белән җиһазландырылган, анда югары белемле мөгаллимнәр эшли, укытуның үз методикалары һәм системалары бар. Бүгенге мәктәпне тәмамлаган укучылар корыч атларны җигә, интеллектуаль машиналар белән идарә итә, катлаулы мәсьәләләрне чишә ала. Беренче сыйныфка укырга килгән балаларның барысы да диярлек әлифбаны белеп, укырга һәм язарга өйрәнеп килә.
1 сентябрь - Белем бәйрәме. Белем булган җирдә җиңү бар, белемле кешеләр булган җирдә һәр авыр мәсьәлә секунд арасында чишелә. Мәктәп бусагасыннан атлап керү - безнең һәрберебез өчен дә зур шатлык булып калсын, алган белемнәрнең, аны өләшкән укытучыларның, белем алу өчен мөмкинлекләр булдырылган мәктәпләрнең кадерен белеп яшик. Алган белемнәребез иман китерсен, мәктәптән белем алып кайткан һәр көн хәтеребездә иң яхшы истәлек булып гомерлеккә саклансын. 1 сентябрь - Белем бәйрәме белән!
К списку новостей











