МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Төп дәүләт имтиханнарын татар телендә тапшыру мөмкинлеге
Опубликовано: 13.01.2017Татар телендә белем алган 9 нчы сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарын туган (татар) телендә тапшыру мөмкинлегенә ия. 8 фән буенча контроль-исәпләү материалларының күрсәтмә вариантлары татар тефленә тәрҗемә ителеп, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган. Төп дәүләт имтиханнарына әзерләнгәндә әлеге демовариантлардан файдаланырга мөмкин.
«Хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләр алдында милли мәктәпләрдә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның имтиханны туган телендә тапшыра алу бурычы куела. Без моңа технологик яктан әзер. Бүген заявкалар җыела, бу балаларны әзерләү эше алып барыла, БДИ өчен каралган барлык 8 предмет буенча биремнәрнең ачык базасы формалаштырыла. Һәр предмет буенча быелгы демо-версияләрдән кала, тагын 1 әр мең төрле типтагы биремнәр булачак. Шуңа күрә хәзер төп бурыч – мәктәпләрнең дөрес итеп заявкалар җыеп, балаларны татар телендә төп имтиханны бирүгә әзерләү. Шактый күп бала төп дәүләт имтиханын татар телендә тапшырырга әзер булганын аңлагач, аннары соң инде татар телендә бердәм дәүләт имтиханы турында да сүз алып барып булачак. Әмма бу катлаулы бурыч, ул берничә тапкыр күтәрелде, ләкин федераль үзәк белән әле ахыргача эшләп бетерелмәгән», — дип белдерде Илдар Мөхәммәтов.
Источник: «Татар-информ» МА материаллары буенча
К списку новостей











