• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланып килә

Опубликовано: 05.09.2017

"Белем җәүһәрләре 2017" VIII Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланып килә!

Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылып үткәрелә.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

"Укытучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда укытучы(лар) үз(ләр)е төп өлеш керткән интернет-проектлар катнаша ала.

"Укучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укучы(лар) ясаган һәм үзләренең белем алу белән бәйле эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-проектлар катнаша ала.

"Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчасы/башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган, башлангыч белем бирүгә багышланган яисә интернет-проектны ясауда шул яшьтәге баланың зур өлеше кергән, гаиләләр ясаган, гаиләләр өчен ясалган, иман һәм тәрбия өлкәсендә файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-проектлар катнаша ала.

"Урта белем - яшь җәүһәрләр" номинациясе. Әлеге номинациядә урта гомуми белем мәктәбе тормышын яисә урта белем бирү мәктәпләре каршында эшләп килүче түгәрәкләр эшен чагылдырган интернет-проектлар катнаша ала.

"Югары белем – фән җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә махсус урта һәм югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар, студентларның һәм фән хезмәткәрләренең фәнни темага багышланган интернет-проектлары, фән үзәкләре һәм китапханәләрнең сайтлары катнаша ала.

"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, аның тарихына, шулай ук белем һәм тәрбия бирү өчен зур әһәмияткә ия булган, төрле файдалы темаларга багышланган интернет-проектлар катнаша ала.

".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә .tatar доменында урнашкан, татар телендә киң катлау укучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-проектлар катнаша ала.

"Күренекле татар җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар катнаша ала.

"Җәүһәрләр галәме" номинациясе. Әлеге номинациядә бөтен дөньяга сибелеп яшәгән халкыбызны берләштереп, татар халкын, татар телен һәм мәдәниятен саклап торган татар оешмалары/берләшмәләренең рәсми сайтлары катнаша ала.

Бәйгедә катнашу өчен иң элек сайтта ФИОны тулысынча күрсәтеп теркәлергә кирәк. Гариза электрон формада урнаштырыла. Формада аермачык тутырылырга тиешле түбәндәге позицияләр бар: интернет-проект (сайт, портал, блог) исеме, интернет-проектның URL адресы, номинация, ФИО тулысынча, e-mail адресы, яшәү урыны/адрес, бәйге нигезләмәсе белән танышып аның белән килешү.


Источник: http://konkurs.belem.ru/node/570

К списку новостей