МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Укытучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасы
Опубликовано: 29.09.2017
Республикада беренчеләрдән булып безнең районда 28 сентябрь көнне мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләү тантанасы уздырылды. Бәйрәм чарасы район мәдәният йортында оештырылды.
Бәйрәм чарасында районның иң яхшы укытучылары, тәрбиячеләре, педагогик хезмәт ветераннары РФ Фән һәм Мәгариф Министрлыгының, ТР Фән һәм Мәгариф Министрлыгының, муниципаль район башлыгының һәм район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр белән тәбрикләнделәр.
Барлык чыгышлар һәм тәбрик сүзләре мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан куелган концерт номерлары белән үрелеп барды.
Бүләкләнү мизгелләреннән соң районыбыз укытучыларына, аларны бәйрәмнәре белән котлап, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле үз концерт программасын тәкъдим итте. Мондый үзенчәлекле бүләкне мөгаллимнәребезгә район хакимияте ясады.
Источник: http://aktanysh-rt.ru/tt/the-news-tat/item/7875-aktanyish-ukyituchyilar-kөnen-bilgelәde-alarnyi-bәyrәmnәre-belәn-tatar-dәүlәt-җyir-һәm-biyu-ansamble-kotladyi-%20fotolar.html
К списку новостей











