МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Укытучылар көне белән!
Опубликовано: 05.10.2017
Хөрмәтле коллегалар, мөгаллимнәр, белем бирү оешмалары хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән котлыйбыз!
Белем бирү – дөньяда иң борынгы һәм иң мәртәбәле һөнәр. Укытучылар көне – беркемне дә битараф калдырмый торган иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Һәрбер мөгаллим абруйлы һәм игелекле хезмәт юлында үзенең эзен калдыра. Мөстәкыйль карар кабул итәргә, тормышта үз юлыбызны табарга, сәләтебезне ачарга ярдәм иткән мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз. Узган уку елында булган җиңүләрегез өчен рәхмәтлебез. Башланып киткән яңа уку елында да алар күп булыр дип ышанабыз.
Хөрмәтле мөгаллимнәр! Бүгенге бәйрәм көнендә һәммәгезгә дә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, иҗади уңышлар телибез! Балаларга биргән күңел җылыгыз үзегезгә укучыларыгызның тирән ихтирамы һәм зур уңышлары булып әйләнеп кайтсын!
К списку новостей











