МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Яңа Әлем мәктәбендә алдынгы укучылар билгеләнде
Опубликовано: 19.05.201817 май көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2017-2018 нче уку елында эшчәнлек нәтиҗәләренә йомгак ясау максатыннан, әти-әниләр, балалар, мөгаллимнәр катнашында “Алдынгыларны хөрмәтләү тантанасы” үткәрелде. Яңа Әлем мәдәният йортында узган бәйрәм чарасында укучыларның кул эшләре, укытучыларның методик эшкәртмәләре урын алган күргәзмә оештырылды. Кунакларны чәй табыны каршы алды.
Хөрмәтләү тантанасында Даниал Дәниф улы ата-аналар игътибарына ел дәвамында башкарылган мәктәпнең эшчәнлек нәтиҗәләрен ирештерде. Сәнгать сөюче укучыларның җыр-биюләре, нәфис сүз осталарының чыгышлары, гармунчы егет-кызларның моңнары ата-аналар тарафыннан җылы кабул ителде. Хәтта курчаклар да инглиз телендә сөйләште бу көндә.
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рәсимә Сәетова җәйге каникул вакытында юлда йөрү буенча куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты. “Имин көпчәк” бәйгесендә районда 2 урын алуга ирешкән укучылар командасы әзерләгән укытучыларга бүләкләр тапшырды.
Мәктәп директоры Гарипов Даниал Дәниф улы уку елы дәвамында уңышка ирешкән укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Алдынгы укучылар фән олимпиадалары, спорт һәм сәнгать юнәлеше буенча Рәхмәт хатларына һәм акчалата премияга лаек булдылар.
Ел нәтиҗәләре буенча класслар арасындагы ярышта җиңүче дип 4 класс укучылары танылды, “Ел укучысы-2018” исеменә 9 класс укучысы Исламхуҗин Риназ лаек булды.
Тантаналы чараны оештыруда “Башак” җәмгыяте директоры Хуҗин Хәлил Мансур улы матди ярдәм күрсәтте.
К списку новостей











