МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
“БУЫННАР БЕРДӘМЛЕГЕ” СЕМИНАРЫ
Опубликовано: 15.11.2018
13 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәге базасында “Буыннар бердәмлеге” дип исемләнгән семинар узды. Семинарны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетынан алынган грант кысаларында “Егоза” белем бирү үзәге уздырды. Проектның җитәкчесе “Егоза” белем бирү үзәге директоры педагогик фәннәр кандидаты Реснянская Наталья Леонидовна. Семинарны педагогик фәннәр кандидаты, яшүсмерләр һәм педагоглар өчен күп программалар һәм проектлар авторы Дергунов Владимир Александрович үткәрде. Беренче өлештә тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, педагог-оештыручылар, класс җитәкчеләре, икенче өлештә балалар бакчасы тәрбиячеләре, педагог-психологлар, ата-аналар катнашты. Автор “Буыннар бердәмлеге” интерактив программасы белән таныштырды һәм аның белән ничек эшләргә кирәклеген аңлатты. Семинар эшлекле һәм файдалы узды.
К списку новостей











