МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесе
Опубликовано: 20.11.2018
Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесен үткәрүне гамәлгә кертте.
Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, сәләтләрен күрсәтүгә мөмкинлекләр тудыру тора.
Актаныш муниципаль районы белем бирү оешмаларында Конкурсның 10 ноябрьгә кадәр мәктәп этаплары, ә 19 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәге базасында муниципаль этап үтте. Балалар бакчасы балалары, мәктәп укучылары 3-8 яшь, 9-13 яшь, 14-17 яшь, 18-25 яшь төркемнәре арасында “Муса Җәлил татар телендә”, “Муса Җәлил рус телендә”, “Муса Җәлил халыклар телендә”, “Җәлил турында”, “Яшь җәлилчеләр”, “Рәсем иҗаты”, Муса Җәлил белән бәйле урыннарга читтән торып сәяхәт” номинацияләрендә көч сынашты. Муниципаль этап җиңүчеләренең эшләре 20 декабрьгә кадәр Республика этабына җибәрелә. Уңышлар телик аларга!
К списку новостей











