• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык бәйгесенең зона этабы

Опубликовано: 20.03.2019

Ел укытучысы-2019" Бөтенроссия конкурсы кысаларында, балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык бәйгесенең  зона этабын районыбыз лаеклы каршы алды. Үзебезнең мөгаллимнәребез белән бергә Менделеевск, Минзәлә, Әгерҗе, Тукай районы педагоглары дәрәҗәле бәйгенең республика этабын ачу өчен үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтеп, белеем һәм тәрбия өлкәсендәге казанышлары белән уртаклашты.  23 педагог  катнашкан зона этабы катлаулы сынаулар, дулкынлану, киеренке көрәш белән тулы иде. 

Чараның тантаналы ачылышы Ә.Афзалова исемендәге мәдәният йортында оештырылып, ул районыбыз кунакларына шактый күңелле мизгелләр әзерләгән булып чыкты.  Иң мөһиме, зона этабында катнашачак конкурсантларны район башлыгы Э.Н. Фәттахов шәхсән үзе сәламләп, аларга зур ихтирам билгесе күрсәтте. Энгель Нәвап улы район этабы җиңүчеләренә уңышлар һәм лаеклы җиңү теләде. “Йолдызлык – 2019”  фестиваленең зона этабы җиңүчеләре тәкъдим иткән концерт программасын да мөгаллимнәр зур кызыксыну белән тамаша кылды. Актанышның мили брендына әверелгән чәк-чәк һәм шау чәчәктә утырган гөлләрдә бәйгедә катнашучылар тарафыннан хөрмәт билгесе буларак кабул ителде. 

Күңелле мизгелләрдән башланып киткән тантана педагогларга талантларын һәм тәҗрибәләрен күрсәтү, иҗади потенциаллырын ачу мөмкинлеге биргән бәйгеләргә барып тоташты. Бүген “Ел сыйныф җитәкчесе”, “Педагог-оештыручы”, Педагог-психолог” бәйгеләре зона этабының җиңүчеләрен билгеләнде:

1 урын - “Ел сыйныф җитәкчесе”, Ханнанова Зөлфия Зуфаряновна,  аерым фәннәрне үзләштерүле Актаныш икенче санлы гомуми белем бирүче мәктәбе укытучысы

2 урын - “Ел сыйныф җитәкчесе”, Гайсина Лилия Фаниловна, Такталачык төп белем бирү мәктәбе укытучысы

1 урын - “Педагог-оештыручы”, Фатхиева Мария Олеговна,  Яна Әлем төп белем бирү мәктәбе укытучысы

3 урын - “Педагог-оештыручы”,  Ибрагимова Ләйсән Идрисовна, аерым фәннәрне үзләштерүле Актаныш икенче санлы гомуми белем бирүче мәктәбе укытучысы

1 урын - «Педагог-психолог”, Шакирҗанова Гөлназ Темерзадаевна, “Актаныш башлангыч мәктәбе-балалалар бакчасы”  психологы

2урын - «Педагог-психолог”,  Хабибуллина Зөһрә Баязитовна,  Актаныш беренче санлы гомуми белем бирүче мәктәбе психологы

 

 



К списку новостей