• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

27 июнь кичендә Актанышта унберенче сыйныфны тәмамлаучыларны олы тормыш юлына озату тантанасы булды. Быелдан “Актанышта ал таңнар” дип исем алган чыгарылыш кичәсенең 27 июнь — Росссия яшьләре көненә туры китереп үткәрелүе бер дә очраклы түгел. Мәктәп тәмамлаган райондашларыбыз – безнең ышанычлы, ныклы киләчәгебез ул. Яшьлек - һәр кешенең тормышында искиткеч матур чор гына түгел, аерым күңел халәте дә. Ул - сыналулар, эзләнүләр, иң кыю хыялларны ачу һәм тормышка ашыру вакыты. Бүген 122 актанышлы кулына өлгергәнлек аттестаты алып, яшьләр сафына аяк атлады.

Опубликовано: 28.06.2019

27 июнь кичендә  Актанышта  унберенче сыйныфны тәмамлаучыларны олы тормыш юлына озату тантанасы булды.

Быелдан “Актанышта ал таңнар”  дип исем алган чыгарылыш кичәсенең 27 июнь — Росссия яшьләре көненә туры китереп үткәрелүе бер дә очраклы түгел. Мәктәп тәмамлаган райондашларыбыз – безнең ышанычлы, ныклы киләчәгебез  ул. Яшьлек - һәр кешенең тормышында искиткеч матур чор гына түгел, аерым күңел халәте дә. Ул - сыналулар, эзләнүләр, иң кыю хыялларны ачу һәм тормышка ашыру вакыты. Бүген 122 актанышлы кулына өлгергәнлек аттестаты алып, яшьләр сафына аяк атлады. 

Быелгы чыгарылыш кичәсе башка еллардан купшылыгы белән аерылып торды. Чараның үзәк сабантуй мәйданында зурлап үткәрелүе дә  моңа ачык мисал. 

Иң беренчеләрдән булып олы тормыш юлына кузгалган егет-кызларга хәер-фатыйханы муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов бирде. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларына алга таба да уңышлар юлдаш булуын, һөнәр үзләштереп, туган җиребезгә кайтуларын теләде.

Быел районда мәктәпне 122 укучы тәмамлады, алар арасыннан 23 укучы – алтын медаль иясе. Бердәм дәүләт имтиханнарында иң күп баллар җыйган укучыларга Энгель Нәвап улы Рәхмәт хатлары тапшырды.   Иң яхшы укучылар әзерләгән педагоглар да бүләкләнде. 

Сабантуй мәйданы бүген моңсу да, күңелле дә төсмерләргә күмелде. Мөгаен, ата-аналар, әби-бабайлар гына түгел, мәйданга җыелган һәркем үзенең мәктәп белән хушлашу көннәрен уйлап, шундый хисләр кичергәндер. Бәйрәмнең беренче өлешендә  һавага очырылган шарлар исә укучылардан алда хыял иленә юл тотты. 

Муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов чыгарылыш сыйныф укучыларына махсус бүләк тә әзерләгән идее: егет-кызларның сөенечен бүген популяр җырчы Элвин Грей  уртаклашты. Балачактан яшьлеккә атлаган сихри мизгелләр кичәге укучылар күңелендә әле озак сакланыр. Актанышның ал таңнары кебек якты булсын иде сезнең киләчәгегез, кадерле балалар! 
 



К списку новостей