• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

Укытучылар көне белән!

Опубликовано: 05.10.2020

   Хөрмәтле җитәкчеләр, укытучылар, тәрбиячеләр һәм ветераннарыбыз!

     Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм һәм рәхмәт сүзләремне җиткерәм!

     Үз гомерен иң фидакарь эшкә – мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган шәхесләргә карата ихтирамның тирәнлеген ачып бирә алырдай сүзләр табу җиңел түгел. Мөстәкыйль карар кабул итәргә, тормышта үз юлыбызны табарга, сәләтебезне ачарга ярдәм иткән мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз.

     Гасырдан-гасырга укытучы әхлаклылык, зыялылык үрнәге. Кешенең рухи халәте, милләт язмышы, илебезнең киләчәге - һәрвакыт мөгаллимнәр кулында. Укытучы – барлык күркәм сыйфатларны туплап, гомеренең һәр мизгелен игелек кылуга багышлап, күңел җылысын кызганмыйча, укучыларына җиткерүче олы җанлы шәхес тә, баланы фәнни эзләнүләр иленә алып керә алучы галим дә, кирәк чакта акыллы киңәшләрен бирә алырлык дус һәм тәрбияче дә ул!

     Бүгенге бәйрәм көнендә чын күңелдән һәммәгезгә дә сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, намуслы хезмәтегездә уңышлар һәм яңа үрләр яулавыгызны телим!

      Ихтирам белән, мәгариф идарәсе җитәкчесе В.Х. Хаева-Хаметзянова.



К списку новостей