МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Мәктәп укытучыларының IV Халыкара фестивале
Опубликовано: 23.08.201314-17 нче август көннәрендә Алабуга шәһәрендә мәктәп укытучыларының IV Халыкара фестивале булып узды. Районыбыздан “Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәлахова Илүсә Әдип кызы, “Гуманитар гимназия”нең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шагзамова Энҗе Фирдәвис кызы катнашты. Фетиваль ачылу тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов чыгыш ясады. Укыту системасына кертеләчәк яңалыкларга аерым тукталды. КФУ ректоры И.Р.Гафуров, профсоюз комитеты председателе Ю.П. Прохоров белән очрашулар узды. Фестиваль бик эшлекле, укытучыларның күңеленә хуш килерлек оештырылган иде. Мәгариф хезмәткәрләрен Сингапур, Төркия, Испания, Германия һәм Рәсәйнең төрле төбәкләреннән килгән алдынгы укытучылар укытты. Мәскәү шәһәренең №109 Мәгариф үзәге директоры, РФ атказанган укытучысы, педагогия фәннәре докторы, РФА член-корреспонденты Ямбург Е.А. лекциясен укытучылар алкышлап кабул итте. Күңелле конкурслар, тантаналы кичәләр, тарихи шәһәр буйлап уздырылган экскурсияләр фестивальдә катнашкан укытучыларыбызның күңелендә матур бер мизгел булып сакланып калачак.
К списку новостей











