МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
“Сабыйskills... Сабый күнекмәләре...” проекты / Прект “Сабыйskills... Сабый күнекмәләре...”
Опубликовано: 01.03.2023“Сабыйskills... Сабый күнекмәләре...” проекты / Прект “Сабыйskills... Сабый күнекмәләре...”
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга кече яшьтән үк төрле һөнәрләр турында башлангыч белем бирү, һөнәрләргә һәм һөнәр ияләренә карата уңай мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән иртә профессиональ ориентацияне оештыру, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һөнәри күнекмәләрен үстерү максатыннан “Алтынчәч” балалар бакчасында максатчан эш алып барыла. Уку елы башында тәрбиячеләр еллык план яки проектлар төзеп, шуның нигезендә ел дәвамында системалы эшчәнлек төрләре алып баралар. “Сабыйskills... Сабый күнекмәләре...” Әлеге проект шул максаттан төзелде дә инде. Балаларның әти- әниләре, якыннары һөнәри күнекмәләр бирүнең “тере” мисалы. Мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен әти яки әнинең башкарган хезмәте, һөнәре кызыклырак, чынрак. Ул һөнәр иясен нәкъ менә әти- әни образында тудыра. Үз әти-әниләренең дә кем булып эшләгәнен әйтә алмаган балалар күп, әлбәттә. Шул ук вакытта, яңа төрле һөнәр ияләрен белеп, тирә- юньдәге үзе очрашкан һөнәр белән кызыксынып торганнары да юк түгел. Балалар белән кызыклы, күп төрле интеллектуаль, сюжетлы- рольле уеннар оештыру барышында ачыклана болар. Моннан тыш, төрле экскурсияләр вакытында балаларның кызыксынулары барлыкка килә. Ул гына түгел, балалар үзләре үк, репортер, журналист, телеоператор рольләренә кереп, һөнәр ияләреннән интервью алып, үзләрен кызыксындырганган сорауларга җаваплар ала алар. Бакчабызда балалар арасында һөнәрләрне таныту, кеше хезмәтенең социаль статусын күтәрү, туган яктагы һөнәрләр белән танышу бурычын тормышка ашыру юнәлешендә нәтиҗәле эшләп киләбез. Яңалык буларак әйтәсе килә, тематик даталарда һөнәр ияләрен котлап кайту эшен башлап җибәрдек. Бу да үз вакытында, һөнәр ияләрен таныту, балаларга башлангыч һөнәри белем бирүнең бер юнәлеше итеп карау дип кабул ителә. Ноябрь аенда бакчабызда Телеведение хезмәткәрләре көнен билгеләп үткән идек. Җанлы очрашу вакытында, "Актаныш-информ" баш-мөхәррир-җитәкчесенең телевидение юнәлеше буенча урынбасары Регина Сәлахова “Бәхетле балачак” проектында катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итте. Шул көннән алып, без бу проектта катнашу уе белән яндык. Һәм менә, килде ул көн! Без студиягә чакырулы!!! Сәләтле балаларны барлап, билгеләнгән көндә без Актаныш телеведениесы бинасына кузгалдык. Ачык йөз белән каршы алган "Актаныш-информ" җитәкчесе баш-мөхәррир Айнур Рәсим улы, Регина Рафаэль кызы, Альбина Ильфак кызы нәниләрне яңартылган телестудия бүлмәсе белән дә, үз һөнәрләре белән дә якыннан таныштырдылар. Аннары инде “иркенләп” төшерүгә керешт