• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

ИТ-стартаплар конкурсы «Junior StartUp Intensive»

Опубликовано: 29.10.2013

25-27 октябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең ИТ-парк мәйданчыгында республикакүләм ачык бәйгенең финал өлеше - укучы ИТ-стартаплар конкурсы «Junior StartUp Intensive» уздырылды. Бәйгенең төп максаты: мәгълүмати технологияләрне кулланып бизнес-проектлар төзү. Конкурсның әлеге турына Республикадан 13 проект сайлап алынды. Проектлар Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән, Зәй һәм Актаныш районнарыннан. Безнең районнан аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы “ЕГЭ по 5 на 5” проекты белән катнашып һәм аны яклап, яхшы гына чыгыш ясады. Команда составында проектның җитәкчесе (информатика укытучысы) - Илназ Илшат улы Шәрипов һәм 4 укучы: Низамов Артём (11 кл.), Хамидуллин Айнур (9 кл.), Гарипов Фоат (9 кл.), Хабибуллин Риназ (9 кл).

Өч көн буена конкурс кысаларында, оештыручылар ИТ-академия, бизнес-инкубатор һәм уңышлы гына эшләп килүче 2GIS проекты белән таныштырдылар, web-сайтлар һәм смартфоннар өчен приложениеләр эшләү серләренә өйрәттеләр. Казанның “Достижение молодых” – “Яшьләр уңышлары” үзәге башкарма директоры Ләлә Бикчәнтәева бизнесны яхшы итеп планлаштыру һәм проектны яклау турында сөйләде.

Бәйге барышында һәр команда үз проектларының проблемалары һәм перспективасы хакында тәҗрибәле экспертлар белән киңәшү мөмкинлеге алды. Гомумән, укучыларны эшмәкәрлеккә тарту, экспертларның алар белән бер баскычта торып сөйләшүе балаларны уйланырга чакыра, алар конкуренцияне сизә башлый, идеяләр алмаша һәм актив эшчәнлеккә мотивация ала.



К списку новостей