• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

Укытучылар көне!

Опубликовано: 03.10.2011




           Хөрмәтле хезмәттәшләр!

     Район мәгариф бүлеге һәм профсоюз оешмаларының район советы Сезне һәм сез җитәкләгән коллективны һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итә. Яшь буынга нигезле белем,тәрбия бирүдә иҗади уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек, бәхет, күңел тынычлыгы тели.

     Сезгә районның киләчәк язмышын хәл итәчәк 3 меңнән артык баланың өметле күзләре төбәлгән.

     Тормыш гел хәрәкәттә. Заман укытучыдан эзләнүчәнлекне, иҗади эшли белүне таләп итә. Шуңа да укыту-тәрбия эше дөньякүләм таләпләргә җавап бирергә тиеш.

     Һөнәри осталыгыгызны, тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген тагын да күтәрү өчен сездән зур тырышлык сорала.

     Укытучы - ул белем бирүче генә түгел, балаларның күпкырлы рухи тормышының җитәкчесе дә. Балаларыбызга тиешле дәрәҗәдә белем һәм мәгълүмат бирү мөмкинлеге хәзергә үзебезнең кулда. Бу мөмкинлектән безгә бер көн дә соңга калмыйча файдаланырга кирәк.

     Изге эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, сабырлык юлдаш булсын.

     Бәйрәмегез мөбәрәк булсын!



К списку новостей