МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
Укытучылар көне белән!
Опубликовано: 03.10.2014Бүген бездә зур бәйрәм – Укытучылар көне.
Хөрмәтле укытучылар! Сезгә – белем дөньясына юл күрсәтүчеләргә булган ихтирамның тирәнлеген ачып бирә алырдай сүзләр табу җиңел түгел. Беренче укытучы турында истәлекләр һәрчак иң якын кешеләребез белән бер рәттә тора. Үзлектән фикерләргә, мөстәкыйль булырга өйрәткән, сәләтләребезне ачырга ярдәм иткән укытучыларыбызны без гомер буе истә тотабыз. Дәресләр дә, мәктәп тә, укучы да, хәтта җәмгыять үзе дә, укытучыларыбыз, Сездән башлана.
Аерым җылы сүзләрне хезмәт ветераннарыбызга әйтәсе килә. Үз һөнәрегезгә тугры булып калуыгыз, балаларга карата игътибарлы һәм сабыр булуыгыз өчен рәхмәт Сезгә! Рәхмәт Сезгә булганыгыз өчен!
Бүгенге көндә мәгарифне үстерүгә зур игътибар бирелә, нәтиҗәдә укытучыларыбыз заманча шартларда, алдынгы дөньякүләм технологияләр буенча эшли, чит илләрдә укып тәҗрибә туплау мөмкинлекләренә ия булалар. Бу бик җаваплы һәм безгә югары таләпләр куя. Без һичшиксез ирешкән уңышларыбыз белән горурлана алабыз.
Иң зур җиңүләребез әле алда булуына чын күңелдән ышанабыз! Сезгә эшегезгә карата булган кызыксынуны беркайчан да югалтмаска һәм һәрчак эзләнүләрдә булуыгызны телибез. Мәгариф идарәсе безнең укытучыларга хас булган яңалыкка, алдынгылыкка әзер булу, һөнәри үсеш һәм камиллеккә омтылуга ышана.
Сез киң күңелле, ярдәмчел, укучылар белән уртак тел таба беләсез. Мәктәптә үткән һәркөн Сезгә бары тик шатлыклар гына алып килсен иде. Бәйрәм белән!
К списку новостей











