МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
Новости Управления образования
«Мәгариф. Татар теле» электрон журналы нәшер ителә башлады
Опубликовано: 14.10.2014Татар теле укытучыларына гамәли-методик ярдәм күрсәтү, Татарстан Республикасының дәүләт теле булган татар телен уку-укытуда актуаль педагогик мәсьәләләрне яктырту максатыннан, 2014 елның сентябреннән башлап «Мәгариф» журналы редакциясе «Мәгариф. Татар теле» электрон журналын нәшер итә башлады. Теркәлү турында таныкык ЭЛ № ФС 77-59204. Әлеге басма елга дүрт мәртәбә чыгачак, ул pdf-файл рәвешендә “Мәгариф” журналының сайтында (http://magarif-uku.ru/subscription/) дөнья күрә. Һәр чыгарылышка аерым язылу оештырыла (банк картасы, телефон аша түләү кабул ителә), аның 1нче санына 20 октябрьгә кадәр ташламалы бәядән язылырга мөмкин.
Шулай ук 2015 елның беренче яртысына язылу кампаниясе кысаларында “Мәгариф” журналының электрон версиясенә дә язылу дәвам итүен җиткерәбез. Электрон версиянең өстенлеге – очсыз һәм файдалану өчен уңайлы булуында. Укытучы “Мәгариф” журналының басма яки электрон версиясенә – үзенә кулай вариантка язылырга хокуклы. Районда язылучылар буенча статистика туплаганда, редакция барысын да исәпкә алачак. Электрон версиягә язылу хезмәте шулай ук http://magarif-uku.ru/subscription адресы буенча урнашкан.
К списку новостей











