• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында V дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

Опубликовано: 28.10.2014

Татар телле интернетны кулланучылар арабызда шактый. Быел интернет киңлекләрендә .tatar доменын башлап җибәрү дә аларның санын арттырырга булышыр. Бөтендөнья пәрәвезендәге татарча проектларны барлап килә торган Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте инициативасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татнетны үстерү фонды тарафыннан 2010 нчы елдан оештырылучы Халыкара “Белем җәүһәрләре” бәйгесе быел да бу өлкәдә яхшы нәтиҗә күрсәткәннәрне барлады.

25 нче октябрь көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында V дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге бәйгенең максаты – татар интернетында яхшы сайтлар булдыру, аларның авторларын таныту, татар интернетын ныгыту.

Быелгы конкурска барлыгы 63 гариза кабул ителгән. Оештыручылар тарафыннан бәйгегә шуларның 57се сайлап алынды. Алар бәйгенең финалына 38 интернет-проект тәкъдим итте. Финал бәйгесендә безнең районнан 5 татар интернет-проекты катнашты.

Халыкара “Белем җәүһәрләре” бәйгесенә 2010 нчы елның февраль аенда старт бирелгән иде. Шушы дәвер эчендә безнең районнан 31 эш катнашып, шуларның 2-се “Белем җәүһәре”, 11-е 1-3 дәрәҗә дипломнарга, 20-се дипломант исеменә лаек булды. 

Актаныш районы укытучылары һәм укучылары тарафыннан эшләнгән, V дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” бәйгесенең финал өлешендә бүләкләнгән сайтлар:

"Укучы - җәүһәр" номинациясе:

Туган авылым минем - Аккүзем (Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Хисамова Ралина сайты, укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы) - 3 нче урын;

Хәзинә (Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Зиннәтуллина Назлыгөл сайты, укытучысы Сибатова Рәзилә Ринас кызы) - дипломант;

Иҗади бөреләр (Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Камалетдинов Ленарис сайты, укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы) - дипломант.

"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе:

"Язмышмы, ялгышмы?" (Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы сайты) - 1 нче урын;

Гыйлем (Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укучысы Шәйхин Айдар сайты, укытучысы Хөсәенов Ленар Наил улы) - дипломант.



К списку новостей