• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

Балалар бакчалары куст методик берләшмә утырышы

Опубликовано: 10.04.2015

9 апрель көнне Татар Суксу балалар бакчасында "Балалар бакчасында ФДББС нигезендә бердәм белем бирү эшчәнлеген интегральләштерү" дигән темага тәрбиячеләрнең куст методик берләшмә утырышы булды. Тәрбияче Галиуллина Айгөл Фаиз кызы мәктәпкә әзерлек, өлкән төркем балалары белән "социаль-аралашу үсеше" буенча бердәм белем бирү эшчәнлеге, тәрбияче Бикмөхәммәтова Гөлшат Камил кызы "сөйләм үсеше" буенча бердәм белем бирү эшчәнлеге, тәрбияче Бикмөхәммәтова Әлүсә Гомәр кызы "физик үсеш" буенча бердәм белем бирү эшчәнлеге күрсәттеләр. Балаларның мөстәкыйль сәнгать эшчәнлеге буенча Яңа Балтач балалар бакчасы тәрбиячесе Азгамова Гөлнур тәрбиячеләргә үзенең эш тәҗрибәсен уртаклашып, мастер-класс күрсәтте. Берләшмә утырышында мәгариф идарәсеннән Солтанова Регина Рәшит кызы, Татар Суыксу урта мәктәбеннән укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галиева Дилара Гаптелсөппух кызы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәйрушина Гөлназ Гыйлмегаян кызы катнашты. Үткәрелгән чаралар түгәрәк өстәл артында анализланды, эш тәҗрибәсе буенча һәркем үз фикере белән уртаклашты.



К списку новостей