• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

Чыршы бәйрәме

Опубликовано: 08.01.2012

Уку алдынгылары, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, спортта яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр – бер сүз белән әйткәндә, мәктәп тормышында кайнап яшәүче актив укучыларны ел саен район башлыгы чыршысына дәшәләр. Анда катнашу – зур мәртәбә, район башлыгының үз кулларыннан Рәхмәт хаты алу – һәр балага карата зур хөрмәт һәм игътибар дигән сүз.

7 январь көнне “Бүләк” лагере базасында узган Чыршы бәйрәменә төгәл 100 укучы чакырулы иде. Түгәрәк табыннар артында алар үзләре кебек үк мәктәптә белем алучы кыз-малайлар башкаруында җыр-биюләр карадылар, Кыш бабай һәм Кар кызын каршылап, аларның табышмакларына җавап эзләделәр.

Район башлыгы Э.Н.Фәттахов укучылаларны бәйрәм белән котлады, теләкләрен җиткергәндә, балачак хатирәләренә дә бирелеп алды: “Мин мәктәптә укыганда, күпме генә кызыксам да, тимераякның ботинкалысын кия алмадым. Аны бары тик зурайгач кына кию насыйп булды. Ә менә сезгә, балалар, теләкләрегезне тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләр бар –  Боз сарае, бассейн, музыка мәктәбе – һәммәсе сезнең өчен, сез сәламәт булып үссен, табигать биргән сәләтләрегезне үстерә алсыннар өчен дип булдырылган. Әмма, шулай да, иң мөһиме, чын кешеләр булып үссәгез иде. Тәүфикълы, тәрбияле, тормышта үз урыныгызны табарлык шәхесләр булып үсүегезне телим,” – диде ул, һәр  укучыга кулын кысып, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Соңрак кыз-малайлар Боз сараена юл алдылар – рәхәтләнеп тимераякта шудылар, “Яшьлек” милли – мәдәни үзәгендә дискотекада күңел ачтылар. Бәйрәм Үзәк чыршы янында салют аттыру белән тәмамланды.


Источник: http://aktanysh.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/117851.htm

К списку новостей