• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"

Визитная карточка

Адрес: 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17
Телефон: +7(855)-523-44-70
E-Mail: Roo.Aktanysh@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе"
Руководитель: Шакирова Раниза Митьяновна
У нас учатся: 3120 учеников
У нас учат: 444 педагогов

Новости Управления образования

“Ел укытучысы – 2012” бәйгесе

Опубликовано: 24.02.2012

Бүген Актанышта “Ел укытучысы – 2012” бәйгесенең йомгаклау өлеше узды. Аның беренче этабы мәктәпләрдә, икенчесе – районда үткәрелгән иде. Анда укытучылар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, эссе, видеоматериаллар, шәхси веб-сайтлар әзерләгәннәр иде. Шулай ук, дәресләр күрсәттеләр.

Бәйгеләрдә барысы 29 мәктәп катнашты, бары тик Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе генә бәйгедә көч сынашуны кирәк санамады.

“Ел укытучысы – 2012” бәйгесенең бүгенге финал өлешендә 8 конкурсант укытучы катнашты: Латыйпова Ләйсән – аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 нче санлы мәктәбе география укытучысы;

Хисамова Айсылу – Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы;

Фәтхуллина Людия - Тат. Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы;

Латыйпов Ирек – Тат. Суксу урта гомуми белем бирү мәктәбенең технология укытучысы;

Нуруллин Рушат – Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең рәсем укытучысы;

Әһлетдинова Ландыш – Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Солттанов Нәсих – Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбенең физкультура укытучысы;

Фәхразиева Илина – Актаныш гуманитар гимназия-интернаты инглиз теле укытучысы.

Әлеге мөгаллимнәр мастер-класслар тәкъдим иттеләр, Татарстан Республикасында 2012 ел - тарихи-мәдәни мирас елы, дип игълан ителүгә багышлап, мәгариф сәясәтчеләре белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырдылар.

Мәртәбәле жюри катнашучыларга бәя биргән арада, Актаныш муниципаль район Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе В.М.Салихов “Татарстан Республикасының тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча ел укытучысы” конкурсында катнашучыларны котлады.Гуманитар гимназия укытучысы Сибгатуллин Р. Т. әлеге бәйгенең район этабында 1 урын, Минзәлә шәһәрендә узган зона ярышында 2 урын алып, диплом белән бүләкләнде.

“Ел укытучысы – 2012” бәйгесенең җиңүчеләре исеменә түбәндәге укытучылар лаек дип табылды:

3 урында –аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2нче санлы мәктәбе география укытучысы Ләйсән Латыйпова;


2 урында - Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең рәсем укытучысы Рушат Нуруллин;


1 урында - Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Әһлетдинова. Республика күләмендә узачак “Ел укытучысы – 2012” бәйгесендә Л.Әһлетдинова районыбыз данын яклаячак.


Источник: http://aktanysh.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/124266.htm

К списку новостей