Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | bugady.oosh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 52 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
”Көз кызы” конкурсы 18.10.2018

18 октябрь көнне “Яшьлек” милли – мәдәни үзәгендә “Көз кызы” конкурсы узды. Анда безнең мәктәптән 9 класс укучысы Сафина Ләйсән чыгыш ясады. Кызлар 4 төрле бәйгедә үзләрен сынадылар: таныштыру, сәләтен күрсәтү, кул эше һәм тарихи образ тудыру. Кызлар арасында Ләйсән “Нәзәкатьлелек” номинациясендә җиңү яулады. Җитәкчесе: педагог- оештыручы- Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы. Котлыйбыз!!!
-
Мәктәп музеенда ээкскурсия 16.10.2018

16 октябрь көнне мәктәбебезнең 1 нче сыйныф укучылары, класс җитәкчесе Ахмадуллина М.М. җитәкчелегендә, мәктәп музеенда экскурсиядә булдылар. Алар авыл, хуҗалык һәм мәктәп тарихы белән таныштылар. Әби- бабаларыбыз кулланган элеккеге савыт- сабалар һәм эш коралларын карадылар. Музейдан укучылар күп мәгълүмат алып чыктылар.
-
Внимание! Внимание! Всем! Всем! 15.10.2018

Если вы хотите знать:
Как появилось русская азбука;
Можно ли сломать язык;
Что такое баклуши и можно ли их бить;
Сколько слов в русском языке;
Почему чучело - гороховое, барышня - кисейная, а друг – закадычный;
Происходит ли слово врач от слова врать
И еще множество ответов на вопросы:
Где? Когда? Откуда? Почему? Зачем и как?
И, наконец, если вы хотите стать еще грамотнее,
Тогда принимайте участие в Неделе русского языка и литературы!
Она будет проходить в школе с 15 по 20 октября
-
“Сөмбелә” бәйрәме 13.10.2018

12 октябрь көнне мәктәп күләмендә, 5-6 классларның класс җитәкчесе Ләйлә Рифкат кызы җитәкчелегендә, “Сөмбелә” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм конкурслар, концерт номерлары һәм уеннар белән бергә үрелеп барды. Укучылар класс җитәкчеләре белән берлектә бәйрәмнең һәр этабына иҗади якын килеп әзерләнгәннәр. Бәйрәм барышында укучылар актив катнашучылар булдылар. Укучыларга һәм укытучыларга күңелле ял булды.
-
Открытый урок по русскому языку 12.10.2018

12 октября прошел открытый урок по русскому языку в 3 классе по теме «Правила написания разделительных ъ и ь знаков». Провела урок Фаттахова Лениза Динависовна. Урок подготовлен в соответствии с требованиями основных нормативных документов, соблюдена предметная компетентность, прослеживаются метапредметные связи, уделено внимание рефлексии педагогической деятельности, наглядно продемонстрирована совместная учительская и ученическая деятельность. Урок проведён методически верно, соответствует современным требованиям.
-
Ачык дәрес 11.10.2018

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында, Ахмдуллина Миләүшә Мулланур кызы, 1 нче сыйныф укучылары белән Әлифбадан “Сузык [ө] авазы һәм Ө,ө хәрефләре” темасына ачык дәрес күрсәтте. Әлеге дәрес ФГОС таләпләренә туры китереп информацион- коммуникатив, уен технологияләре кулланып төзелгән. Дәреснең һәр этабында укучылар фикерләү һәм практик эшчәнлеккә тартылганнар иде.
-
Мы - первые! 08.10.2018

Поздравляем команду школы, занявшую I место в турнире по борьбе "Көрәш" среди юношей 2000 года рождения и моложе памяти М.Ш. Гилаева. Тренер - Анваров Илфир Ильфатович. Молодцы! Желаем дальнейших успехов!
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы башланды. 08.10.2018

Уку елы дәвамында төрле атналыклар еш уздырыла. Бүген шундый атналыкларның берсе башланып китте. Ул башлангычлар сыйныфлар атналыгы. Башлангыч класс укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Гөлзифа Робертовна, атналык йомгак линейкасында, укучыларны атналыкның планы белән таныштырды һәм атна дәвамында узачак чараларда актив катнашырга чакырды.
-
Укытучылар көнендә безнекеләр дә бүләкләнде 06.10.2018

5 октябрьдә Россиядә генә түгел, дөньяның күп илләрендә Халыкара укытучылар көнен билгеләп үтәләр. Агымдагы елда Актаныш мөгаллимнәре өчен 4 нче октябрь көнне үк районыбызның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында бәйрәм тантанасы оыштырылды һәм күп кенә укытучылар хөрмәтләнде. Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов хезмәтләрендә югары нәтиҗәгә ирешүче мөгаллимнәргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу мөгаллимнәр арасында хезмәттәшләребез дә бар иде. Башлангыч сыйныф һәм технология укытучысы Фаттахова Лениза Динавис кызына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды; Богады балалар бакчасы тәрбиячесе Гаянова Илфира Вагыйз кызына акчалата бүләк бирелде; тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы кыйммәтле бүләк белән хөрмәтләнде. Котлыйбыз һәм киләчәктә зур уңышлар телибез!!!
-
Бәйрәм белән!!! 05.10.2018

Кадерле укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, иҗат һәм һөнәр уңышлары телибез. Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклелелегез, рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен. Рәхмәт, мең рәхмәт!!!












