Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Бугадинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423763, РТ, Актанышский район, д. Старые Бугады,ул.Центральная,дом 56 |
| Телефон: | +7(855)-525-45-36 |
| E-Mail: | bugady.oosh@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Бугадинская ООШ" |
| Руководитель: | Салихов Васил Максутович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 52 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
ABCShow
“Хәрби техникалар парады”
Опубликовано: 12.05.2014“Хәрби техникалар парады”
Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган “Хәрби техникалар парады” кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Укучылар агачтан да, пластмассадан да, пенопластан, картоннан, конструтор детальләреннән дә макет ясаганнар. 1 класстан барысы 5 укучыдан 8 эш. Иң күп 3 макет ясаучы Нуриев Гадел. Ул “Иң оста куллы” номинациясендә җиңеп чыга. Шулай ук Корбангалин Рәфил макеты уңышлы ясалган. “Иң яхши бронетехника” номинациясендә җиңүче. Хафизова Таңсылу, Сафин Ислам, Мөхәммәтдинов Әмир күргәзмәдә сатып алган уенчыклар белән катнаштылар. Алар да әти-әниләренең күңеленә үтеп керә алганнар техникалар дөрес сайланган. 2 класс укучылары да бик матур кул эшләре белән катнаштылар Гаянов Айбулат “Иң шәп уйлап табучы” номинациясендә җиңүче, Габдуллин Данил “Иң шәп авиатехника”, Галимов Нияз “Иң шәп сугыш коралы” номинациясендә җиңеп чыгалар. Шулай ук Хөсәенов Азамат, Басиров Илмирның эше мактауга лаек. 4 класстан бары 2 укучы хезмәт куйган. Габдуллина М “Иң шәп бронетехника” номинациясендә җиңү яулады. 5 класс укучысы Аскаров Ленарның эше “Иң шәп конструктор” номинациясендә , Корбангалин Рәлиф “Иң яхшы бронетехника” номинациясендә җиңүче. Катнашкан барлык укучыларга, класс җитәкчеләренә дирекция рәхмәт белдерә.
К списку новостей












