Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | asch_1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 632 учащихся/ 632 укучы |
| У нас учат: | 59 педагогов/ 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Көрәш бәйгесе/Соревнования по борьбе 10.02.2024

Фәттаховлар гаиләсе призына үткән көрәш бәйгесендә Анваров Шәфкать Илфат улы җитәкчелегендәге мәктәбебез егетләре командасы 1 урын яулады! Котлыйбыз!
Поздравляем борцовскую команду школы с победой на соревнованиях по национальной татарсткой борьбе на приз семьи Фаттаховых.
-
"Лыжня Россия" 09.02.2024

8 февраля учащиеся 1-2 классов нашей школы активно участвовали на лыжных гонках в рамках проекта "Лыжня России".
Мәктәбебезнең 1-2 сыйныф укучылары "Лыжня Россия" чаңгы ярышында актив катнашты.
-
Халык шагыйре Г. Афзалны искә алу көне 09.02.2024

"Кеше китә, җыры җирдә кала" исем астында Татарстанның халык шагыйре Г. Афзалны искә алу көне уңаеннан мәктәбебез китапханәсендә 7а сыйныф укучылары белән китапханәчебез Хисамова Нурсия Мулланур кызы җылы әңгәмә һәм мәгълүмати күргәзмә оештырды. Укучылар бик кызыксынып шагыйребезнең иҗатын хәтер сандыгында тагын бер кат яңарттылар.
-
ОЛИМПИАДА 08.02.2024

Рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында мәктәбебезнең 8Т сыйныфы укучысы Миргалимов Ленар - җиңүче! (Укытучысы Мугтазирова Әлфия Азат кызы). 11 сыйныф укучысы Галимуллин Нияз, 8б сыйныфы укучысы Хакимова Ильзира, 7т сыйныфы укучысы Харисова Айгөл призер булдылар. Укытучылары Гыйләҗева Чулпан Тәлгать кызы, Әмирова Алсу Анфас кызы. Чын күңелдән котлыйбыз!
Поздравляем победителя и призеров заключительного этапа республиканской олимпиады по русскому языку.
-
Халык язучысы Э.Еники/Э.Еники 08.02.2024

Буген, 8 февраль көнне 10 нчы сыйныф укучылары белән язучы, ТАССРның халык язучысы Э.Еники көне үткәрелде. Укучылар Еникинең тормыш юлын, хикәяләрен сөйләделәр. "Әйтелмәгән васыять" әсәре буенча укучыларга мастер класс күрсәтелде. Иҗаты буенча китап күргәзмәсе оештырылды һәм Ә.Еники турында видеороликлар карап, җанлы, бик тә файдалы әңгәмә үтте.
Сегодня, 8 февраля, среди учащихся 10 класса прошел день Э. Еники, писателя ТАССР. Ученики рассказали о жизненном пути и повести Еники. Учащимся был представлен мастер-класс по спектаклю «Невысказанная воля». По мотивам его творчества была организована книжная выставка, состоялась живая и очень полезная беседа, просмотр видеороликов об А. Еники.
-
Журналист Вахит Имамов 06.02.2024

Бүген 8, 9 нчы сыйныф укучылары якташ язучыбыз, тарихчы, журналист Вахит Имамов белән якыннан таныштылар. Аның тормыш юлын, иҗатын өйрәнделәр, видеоязмадан язучының татар милләте тарихы турында кызыклы фикерләрен тыңладылар. Төрле елларда, күпмеңле тиражлар белән басылып чыккан китаплары белән таныштылар.
Сегодня 8-9 классники познакомились с нашим земляком-писателем, историком и журналистом Вахитом Имамовым. Они изучали его жизненный путь и творчество, а также слушали интересные мнения писателя об истории татарского народа из видеозаписи. Его книги выходили в разных изданиях в разные годы.
-
Разговоры о важном! - Мөһим әйберләр турында сөйләшәбез! 05.02.2024

Бүгенге сыйныф сәгатьләрендә Россия фәне көне турында сөйләштеләр. Әлеге бәйрәм 8 февраль көнне билгеләп үтелә.
-
Хәрби-патриотик айлыгы/Месячник патриотического воспитания 03.02.2024

Хәрби-патриотик айлыгы кысаларында мәктәбебездә 9-11 сыйныфы укучылары арасында АК-74М автоматын сүтеп җыю буенча ярыш үтте.
-
ОЛИМПИАДА 03.02.2024

Татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында мәктәбебезнең 5т сыйныфы укучылары Хаҗиева Ләйсән, Абзалова Камилә, 6т сыйныфы укучылары Закирова Җәмилә, Гилязова Ясминә, 11 сыйныф укучысы Арсланова Энҗе призер булдылар. Укытучылары Солтанова Ирина Риф кызы, Рахманова Гөлнара Фәлгать кызы. Чын күңелдән котлыйбыз!
Поздравляем призеров республиканской олимпиады по татарскому языку!
-
Роберт Миңнуллин көне 02.02.2024

Бүген мәктәбебездә Роберт Миңнуллин көне. Шул уңайдан дәресләрдә аның тормыш юлы турында видео карадык, үз тавышы белән укылган шигырьләрне тыңладык, аның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдык, рәхәтләнеп көлдек. Мәктәбебез китапханәсендә 4а, 5т сыйныфларында Роберт Миңнуллинга багышланган дәрес узды. Китапханәче Хисамова Нурсия Мулланур кызы шагыйрьнең тормыш юлы һәм балалар өчен язылган китаплары белән таныштырды.










