Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | asch_1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 632 учащихся/ 632 укучы |
| У нас учат: | 59 педагогов/ 59 педагогов |
Новости Актанышской СОШ №1
Апрель аенда истәлекле даталар
Опубликовано: 28.03.2012
1-Көлке көне.
Геологлар көне.
2-Шагыйрь Ләис Зөлкарнәйгә (Харрасовка) 50 яшь.
Халыкара балалар китабы көне.
7- Бөтендөнья сәламәтлек көне.
10- Шагыйрь Йолдыз Шәрәпова- Җамалетдиновага 50 яшь.
12- Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне.
14- Архитектор Мөнир Агишевның тууына 80 ел.1994 елда вафат.
17- Рәссам, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Николай Петрович Индюховка 80 яшь.
18- Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне.
19- Рәссам Александр Михайлович Ильинга 60 яшь.
20- Шагыйрә Сания Әхмәтҗановага 50 яшь.
22- Җир көне.
23- Бөтендөнья китап һәм автор хокукларын яклау көне.
24-Халыкара яшьләр бердәмлеге көне.
25-Татарстанның халык рәссамы Сергей Геннадьевич Скомороховка 60 яшь.
26- Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн.
Шигърият бәйрәме.
30- Янгыннан саклану хезмәткәрләре көне.
КӘШШАФ ӘМИРОВ
Драматург Кәшшаф Әмировның тууына 7 апрельдә 90 ел тула. 1996 елда вафат.
Ул хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Яңа Зимница авылында туа. Аның балачак еллары Үзбәкстанда уза, шунда мәктәпне тәмамлагач, Бохара укытучылар институтында укый. 1940-1945 елларда укытучы булып эшли.Юридик курсларны тәмамлаганнан соң, тикшерү органнарында да эшләп ала.
1960 елда Татарстанга кайта һәм беркадәр вакыт Азнакайда яши, аннары Лениногорскига килеп төпләнә.Кәшшаф Әмиров- дистәдән артык сәхнә әсәре авторы.Аларның барысы да диярлек профессиональ һәм халык театрлары сәхнәләрендә уйнала. Шулар арасында “Хөкем алдыннан”, “Гаделлек җиңә”, “Вөҗдан әмере”, “Упкын”, “Кодалар”, “Туй алдыннан”, “Шөгер моңнары”, “Зөлфия” кебек пьесалары тамашачыларда һәм матбугатта уңай бәя алды.
ФӘРИТ ГЫЙЛЬМИ
Язучы Фәрит Гыйльминең (Гыйльметдинов Фәрит Гыйльметдин улы) тууына 14 апрельдә 65 ел тула.1993 елда вафат.
Ул Татарстанның Мөслим районы Уразмәт авылында туа.Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетына укырга керә. Армия сафларында хезмәт итә.Аннары Әлмәткә кайтып төпләнә.
1967 елда аның “Салават күпере” исемле беренче хикәясе дөнья күрә. Шуннан соң “Сабантуй” (“Яшь ленинчы”), “Ялкын”, “Казан утлары” газета- журналларында бер- бер артлы хикәя- повестьлары басыла башлый.
Фәрит Гыйльминең беренче китабы (“Урсай тау итәгендә”) 1981 елда дөнья күрә.Авторның “Су өстендә чәчәкләр”, “Елганың борылган җирендә” исемле җыентыкларын да укучылар җылы кабул итте.
ГАЗИ КАШШАФ
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Гази Кашшафның (Миргазый Солтан улы Кашшафетдинов) тууына 15 апрельдә 95 ел тула. 1975 елда вафат.
Ул Башкортостанның Туймазы районы Яңа Арсланбәк авылында мулла- мөгаллим гаиләсендә туа.
Гази Кашшаф 1920-1925 елларда Бәләбәйдәге укытучылар семинариясендә (хәзер педучилище) укый. Аннары, Казанга килеп, Көнчыгыш педагогия институтында белем ала, мәктәпләрдә дәресләр биргән.1929-1937 елларда Казан шәһәрендәге төрле уку йортларында татар теле һәм әдәбияты укыта.
1937 елда Татарстан китап нәшриятында эшли башлый.Аннан соңгы елларда “Совет әдәбияты”(“Казан утлары”) журналында – редактор, Татарстан Язучылар оешмасында- референт- консультант, СССР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтында өлкән лаборант вазифаларын башкара.
1960 елда,диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алгач, гомеренең соңгы көннәренә кадәр Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасында эшли.
Гази Кашшаф – бай әдәби мирас калдырган әдип. Аның йөз илледән артык тәнкыйть мәкаләсе бар. Хикәя- повестьлар авторы булудан тыш, ул урта мәктәпләр өчен дәреслек- хрестоматияләр дә төзегән.
Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүе аеруча зур әһәмияткә ия.1976 елда (вафатыннан соң)Гази Кашшаф Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек була.
К списку новостей










