Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №1» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.42/ 423740, Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы, Актаныш авылы, Ленин проспекты, 42 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-523-12-97 |
| E-Mail: | asch_1@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №1" |
| Руководитель: | Мансуров Альберт Мирхатович |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 632 учащихся/ 632 укучы |
| У нас учат: | 59 педагогов/ 59 педагогов |
Новости Актанышской СОШ №1
Гыйнвар аенда истәлекле даталар
Опубликовано: 11.01.2013
ИСТӘЛЕКЛЕ ДАТАЛАР
ГЫЙНВАР
1-Техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Әхмәт Мазһаровка 70 яшь.
СССРның атказанган спорт остасы, СССР, дөнья һәм Олимпия уеннары чемпионы Наилә Гыйлаҗевага 60 яшь
7-Раштуа бәйрәме.
Режиссер һәм актриса, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашеваның тууына 110 ел. 1977 елда вафат.
11-Күренекле тарихчы Хәсәнгата Габәшинең тууына 150 ел. 1936 елда вафат.
12-Прокуратура хезмәткәрләре көне.
13-Россиядә матбугат көне.
Шагыйрә, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 85 ел. 2005 елда вафат.
15-Җырчы, Татарстанның халык артисткасы Нәфисә Василовага 70 яшь.
Җырчы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзаловага 80 яшь.
17-Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге һәм Россиянең Максим Горький исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Аяз Гыйлаҗевның тууына 85 ел. 2002 елда вафат.
20-Баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рокыя Ибраһимованың тууына 100 ел. 1998 елда вафат.
25-Россия студентлары көне.
27-Театр белгече, педагог, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Рауза Усманованың тууына 90 ел. 1993 елда вафат.
К списку новостей










