Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 66 |
| Телефон: | +7(855)-523-12-46 |
| E-Mail: | acsh2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №2" |
| Руководитель: | Шарипов Ильназ Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 759 учащихся |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 ( 73 ) 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Татарча диктант 19.10.2019

Бүген мәктәбебез "Татарча диктант" акциясендә актив катнашты. Барлыгы 450 ләп кеше туган телебездә диктант язып, үз мөмкинлекләрен сынап карадылар. Иң яшь катнашучы - иртәгә генә 8 яшен тутыручы Зилия Шаехова, ә иң өлкән катнашучыбыз - 56 яшьлек Әмирова Нурсия апа.
-
Башлангыч класс укытучыларының төбәкара семинары 19.10.2019

18 сентябрьдә мәктәбебез базасында башлангыч класс укытучыларының "Башлангыч мәктәптә критик фикерләү технологияләрен куллану" исемле төбәкара семинар узды. Семинар кысаларында укытучыларыбыз ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәттеләр. Аларның эш тәҗрибәләрен өйрәнү максаты белән үзебезнең район укытучыларыннан тыш Сарман, Мөслим, Минзәлә, шулай ук Башкортстанның Чакмагыш һәм Илеш районыннан укытучылар җыелды. Барлыгы семинарда 74 кеше катнашты. Семинар ахырында чыгышлар, түгәрәк өстәл оештырылды. Соңыннан барлык чараларга йомгак ясап, методик эшкәртмәләр җыентыгын чыгаруны күз алдында тотабыз. Семинар җанлы, эшлекле үтте.
-
Диагностическое тестирование 18.10.2019

Сегодня сотрудники Республиканского центра мониторинга качества образования провели диагоностическое тестирование в 5 и 9 классах по русскому языку, в 6 и 8 классах по математике и в 7 классах по обществознанию.
-
Көзге бал 14.10.2019

Мәктәбебездә бүген 5-6 классларда, 15 октябрь - 7-8 классларда, 16 октябрь 9-11 классларда "Көзге бал" бәйрәмнәре узачак.
-
Пробный ОГЭ по математике 12.10.2019

Сегодня учащиеся 9-х классов выполняют пробный ОГЭ по математике.
-
Тату сыйныф серләре 11.10.2019

Бүген район мәдәният йортында зур чара – “Тату сыйныф серләре” дигән ата–аналар комитетлары республика бәйгесенең район этабы узды. Бәйгенең максаты – балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата–аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективны барлау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү, популярлаштыру һәм башкалар. Өч номинациядә үткән бәйгедә зона этапларында җиңү яулаган 10 мәктәп командасы катнашты. Укытучылар, ата–аналар, балалар бер команда булып чыгыш ясады биредә. Мәктәбебезнең 6а сыйныфы (класс җитәкчесе Миршарипова Танзиля Котдусовна) уңышлы чыгыш ясап, мактаулы икенче урынны лаек булды. Котлыйбыз!!!
-
Бәйрәм белән!!! 05.10.2019

Кадерле укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, иҗат һәм һөнәр уңышлары телибез. Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклелелегез, рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен. Рәхмәт, мең рәхмәт!!!
-
Районда мәгариф хезмәткәрләре хөрмәтләнде 04.10.2019

5 октябрь җир йөзендәге иң изге һөнәр ияләре – Укытучылар көне. Районның мәгариф учреждениеләрендә армый-талмый хезмәт куючы, һәркем күңеленә балачактан игелек орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче педагогларыбыз һөнәри бәйрәмен билгели. Бәйрәм уңаеннан районыбыз педагоглары өчен мәдәният йортында зур бәйрәм тантанасы әзерләнгән иде. Мәгариф хезмәткәрләре район башлыгы Э.Н. Фәттаховтан, республика кунакларыннан, район җитәкчелегеннән тәбрикләүләр кабул итте. Мәгариф хезмәткәрләре хозурына эстраданың популяр җырчысы Әнвәр Нургалиевның җырлары һәм Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма hәм комедия театрының “Күрәсем килгән иде...” спектакле тәкъдим ителде.
-
“Иң оста компьютерчы” конкурсы 03.10.2019

Актаныш муниципаль районында өлкәннәр ункөнлеге кысаларында өлкәннәр арасында “Иң оста компьютерчы” исеменә конкурс игълан ителде. Әлеге конкурс бүген мәктәбебез базасында узды. Конкурста катнашучылар үзләренең белемнәрен төрле өлкәдә кулланып күрсәттеләр: текст язу, таблица төзеп формула куллану, презентация эшләү, интернеттан мәгълүмат эзләү. Җиңүчеләр Диплом һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.
-
Кросс на призы мастера спорта СССР Фирдависа Шаемова 30.09.2019

30 сентября в Актаныше прошел кросс на призы мастера спорта СССР Фирдависа Шаемова. По итогам соревнований команда нашей школы заняла 2 место. Поздравляем!!!











