Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 66 |
| Телефон: | +7(855)-523-12-46 |
| E-Mail: | acsh2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №2" |
| Руководитель: | Шарипов Ильназ Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 759 учащихся |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Новости Актанышской СОШ №2
Укучылар белән очрашу
Опубликовано: 03.10.2016Бүген, ягъни 3 октябрь көнне, икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең актлар залында 1-2 сыйныф укучыларының бәлигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор-майор Ахунова А.А. һәм юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау бүлеге җитәкчесе Саетова Р.З. белән очрашу уздырылды. Мероприятиенең максаты: балалар арасында тәртипсезлекне булдырмау һәм аларны кисәтү, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү һәм белемнәрен ныгыту.
Ания Анил кызы укучыларга тәртип бозуның җинаятькә китерүен төшендерде, һәр кылган тәртипсезлек өчен җавап бирергә кирәклеген аңлатты. “Пятерочка безопасности” акциясе уңаеннан бик эчтәлекле сораулар биреп балаларның белемнәрен тикшерде.
Рәсимә Заһит кызы балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белүләре һәм төгәл үтәүләре турында кызыксынды. Ул үз чыгышында юлны тиешле урыннан үтмәүнең, автомобильдә куркынычсызлык каешларын эләктерми йөрүнең аянычлы хәлгә китерүенә басым ясады.
К списку новостей











