Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 66 |
| Телефон: | +7(855)-523-12-46 |
| E-Mail: | acsh2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №2" |
| Руководитель: | Шарипов Ильназ Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 759 учащихся |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Новости Актанышской СОШ №2
“БлагоДарение” хәйрия фондының беренче волонтерлар слеты
Опубликовано: 10.10.20168нче октябрь көнне Баулыда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов инициативасы белән оештырылган “БлагоДарение” хәйрия фондының беренче волонтерлар слеты булып узды. Икенче мәктәп командасы составында катнашкан Хафизова Зилә үзенең кичерешләре белән уртаклашты:
Яхшылыкның мәгънәсе нидә? Минемчә, кылган изге, мәрхәмәтле, шәфкатьле гамәлләреңдә. Тагы бер-береңә ярдәмгә килергә әзер булуда, кешеләр өчен үзеңне, үзеңнең хис-тойгыларыңны корбан итүдәдер, мөгаен. Кеше, вакыт бара торган саен, бу төшенчәне күбрәк аңлый. Ә яхшылык эшләргә беркайчан да соң түгел. «Яхшылык җирдә ятмый » дигән гыйбарә яши. Безнең яхшы эшләребез дә, уйларыбыз да, кешеләрнең бер-берсенә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре дә яхшылыкка керә.
Күптән түгел, 8нче октябрь көнне Баулыда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов инициативасы белән оештырылган “БлагоДарение” хәйрия фондының беренче волонтерлар слеты булып узды. Әлеге чарадан без, актанышлылыр да, читтә калмадык. Слетта барысы 5 команда катнашты: Актаныш, Бөгелмә, Ютазы, Баулы һәм Крым-Сарай командалары. Төрле җирләрдән булсак та, уртак бер матур максат берләштерде безне: кешеләргә азмы-күпме булса да ярдәм итү, яхшылык эшләү, изгелек нуры чәчү.
Без 10 кеше: Шәймарданов Родион, Гафаров Адель, Нуриәхмәтова Алинә, Хаернасова Наилә, Мирзагаянова Эльвина, Муфаздалов Рәмзил, Галимова Айзилә, Газетдинова Гузәл, Авзалова Юлия һәм мин - Хафизова Зилә, Гимадиев Айнур Рәсим улы һәм Иманаев Айдар Илфат улы җитәкчелегендә Баулы шәһәрендәге “Иволга” дип аталган сәламәтләндеру-ял итү йортына барып урнаштык. Иң беренче булып безне Ләйсән апа Миңнулина җылы каршы алды, слетның булачак чаралар эчтәлеге белән таныштырды. Һәр команданың үз әйдаманы булса, безнеке – Миңнуллина Ләйсән апа иде. Ул безне туплады, җитәкләде, мастер-классларга йөртте. Волонтерларның эшлчәнлеген арттыру өчен “Парламентские дебаты”, “Личная эффективность”, “Хорегорафия”, “Журналистика”, “Основы социального проекта” кебек төрле юнәлештәге эшлекле дәресләр үтте. Без бик күп яңалык алдык, дуслар таптык. Чара проектлар яклау белән тәмамланды. Безнең проектның эчтәлеге “Гравитация”гә, ягъни халыкны бушап калган җирләргә чакыруга, аларда башкаларга карата кадер-хөрмәт уятуга юнәлтелгән иде. Әлеге эшләрне “БлагоДарение ” фондының президенты Салихов Фәрит Муллагали улы, учредителе – Салихов Ирек Фәрит улы, фонд директоры Рузилә Якуп кызы Шәймарданова тыңладылар, үз фикерләрен әйттеләр, киңәшләр бирделәр, буләкләр тапшырдылар, безнең һәрберебезгә волонтер таныклыгы бирделәр.
Хәйрия слеты югары дәрәҗәдә үтте. Киләчәктә дә мондый чаралар күбрәк булсын иде дигән теләктә, оештыручы якташларыбызга изге эшләрендә уңышлар телибез. Барчабыз да яхшылыкка омтылып яшик. Уйлардан яктылык туа. Ә яктылыктан – яхшылык!..
Хафизова Зилә,
Актаныштагы икенче урта мәктәпнең 11А сыйныфы укучысы.
К списку новостей











