Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 66 |
| Телефон: | +7(855)-523-12-46 |
| E-Mail: | acsh2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №2" |
| Руководитель: | Шарипов Ильназ Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 759 учащихся |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Новости Актанышской СОШ №2
15 февраль - "Афганчылар көне"
Опубликовано: 15.02.201715 февраль - "Афганчылар көне" буларак билгеләп үтелә. Шул үңайдан мәктәбебездә Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган 6, 7, 9 сыйныф укучылары өчен “Батырлык урыны - Әфганстан” дигән тематик кичә булып узды. Кичәне алып баручылар: Хамидуллина Лилия, Арсланова Алиса Әфганстан сугышының тарихи вакыйгалары белән таныштырдылар, безнең солдатларның ничек итеп үзләренең интернациональ бурычларын үтәүләре, батырлык, түземлелек үрнәкләре күрсәтүләре, хәрби антларына тугры булып, үлемгә барулары хакында сөйләделәр. Кичә барышында, аеруча Актаныш җирлегеннән Әфган сугышына китеп һәлак булган сугышчы – интернационалистларга басым ясалды, аларга багышлап Робсон Мусин һәм Атлас Амируллин башкаруында җырлар яңгырады. Кичә электрон презентация белән үрелеп барды. Соңыннан Әзһәр Зәйнетдиновның “Тәмүгтан репортаж” дигән китабына күзәтү уздырылды.
К списку новостей











