Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 66 |
| Телефон: | +7(855)-523-12-46 |
| E-Mail: | acsh2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №2" |
| Руководитель: | Шарипов Ильназ Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 759 учащихся |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Новости Актанышской СОШ №2
Җиңү!!!
Опубликовано: 03.05.201830 апрель көнне оешма-предприятиеләрнең театр айлыгына зурлап нәтиҗә ясалды. Мәктәбебезнең театр коллективы бу көнне Р. Батулла әсәре буенча куелган “Кичер мине, әнкәй” драмасын янә бер тапкыр райондашларыбыз хозурына тәкъдим итте. Сәхнәне кайнатты, тамашачыны елатты безнекеләр. Якташыбыз, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов та үзе башлангыч биргән әлеге смотрның йомгаклау өлешен тамаша кылып, спектакльдән алган хис-кичерешләре белән сәхнәдән уртаклашты.
Нәтиҗәләргә килгәндә, район үзәге үзешчән драма коллективлары арасында мәктәбебез җиңү яулады, акчалата премия һәм мактау грамотасы белән бүләкләнде.
“Төп рольне иң оста башкаручы хатын-кыз”номинациясендә Миңзифа роле өчен башлангыч класс укытучысы Зифа Хафизова, “Өмет” номинациясендә - Миргаян роле өчен – 10 б сыйныфы укучысы Илназ Сафетдинов җиңеп чыкты. Башлангыч класс укытучылары Хазиева Чулпан, Солтанова Гөлназ һәм технология укытучысы Яманов Раил үз рольләрен иң оста башкарган өчен мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!!!
Источник: http://aktanysh-rt.ru/news/obschestvo/aktanyshny-ikenche-sanly-mktp-kollektivy-buldyrdy
К списку новостей











