Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 66 |
| Телефон: | +7(855)-523-12-46 |
| E-Mail: | acsh2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №2" |
| Руководитель: | Шарипов Ильназ Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 759 учащихся |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Новости Актанышской СОШ №2
Фотобәйге нәтиҗәләре
Опубликовано: 06.10.2018Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Актаныш укытучылары тарихларын барлады. Педагогларның югары дәрәҗәдә оештырылган әлеге хезмәт нәтиҗәсе белән район башлыгы Э.Н.Фәттахов һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Ә.Г.Когогина танышты. Халыкара укытучылар көне уңаеннан, Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләренә чиксез хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре 4 октябрь көнне үк ирештерелде. Быел районыбыз мәктәпләрендәге мөгаллимнәр үзләренең һөнәри бәйрәмнәренә мәктәп тарихларын барлап, баннерлар ярдәмендә фотобәйгедә катнаштылар. Белем бирү йортларын төрле чорларда җитәкләгән бөек шәхесләрне чагылдырган баннерлар бәйрәмнең яменә әверелде. Фойеда урнашкан күргәзмәдә шулай ук мәдрәсәдән алып XXI гасырга кадәр булган уку-укыту системасы да бик эзлекле чагылдырылган иде. Әлеге укытучылар көненә багышланган фотобәйгедә мәктәбебез 1 урынны яулады һәм диплом белән бүләкләнде.
Источник: http://aktanysh-rt.ru/news/obrazovanie/bu-kyzyk-nri-byrmnre-uaennan-aktanysh-ukytuchylary-tarikhlaryn-barlady-bezne-fotoreportazh
К списку новостей











