Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 66 |
| Телефон: | +7(855)-523-12-46 |
| E-Mail: | acsh2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №2" |
| Руководитель: | Шарипов Ильназ Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 759 учащихся |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Новости Актанышской СОШ №2
Гаилә мәктәбе дәресләре
Опубликовано: 26.11.2018Бүген Актанышның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге каршында уңышлы эшләп килүче Гаилә мәктәбе чираттагы тапкыр үзенә мәктәп укучыларын дәште. Мәктәбебездә белем алучы 9 “В”, 10 “А” сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчеләре Т.М. Хафизова һәм Г.Д. Борхановалар белән берлектә, Әниләр көне уңаеннан оештырылган тәрбия сәгатенә килеп, гаилә кыйммәтләре, ана хакы турында бик тә үтемле чыгышлар тыңладылар. Менә бишенче ел инде Актанышта Гаилә мәктәбе дәресләре укучыларны тәрбияләүгә үзенең әйтеп бетергесез зур өлешен кертә. Аның эшчәнлегендә даими катнашкан өлкән психолог Ф.З.Шәйгәрданова, Актаныш муниципаль районы имам мөхтәсибе Р.Р.Мортазиннар, тормыш тәҗрибәләренә таянып, кыйссалар, вәгазьләр аша балаларның күңеленә шәфкать, игелек орлыклары сала. Бүгенге очрашуда исә күтәрелгән төп тема – ана хакы, ана кадере иде. Әниләрнең хөрмәткә лаек бөек затлар икәнлеге хакында мөһим сүзләр яңгырады, бу нисбәттән укучыларның үзләренең дә фикерләре тыңланды.
Источник: http://aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/nilr-kone-uaennan-bish-ellyk-tarikhka-iya-gail-mktbe-dreslre-ukuchylarny-yydy-fotoreportazh
К списку новостей











