Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Актанышская средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 66 |
| Телефон: | +7(855)-523-12-46 |
| E-Mail: | acsh2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Актанышская СОШ №2" |
| Руководитель: | Шарипов Ильназ Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 759 учащихся |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Новости Актанышской СОШ №2
ИТ-стартаплар конкурсы «Junior StartUp Intensive»
Опубликовано: 29.10.201325-27 октябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең ИТ-парк мәйданчыгында республикакүләм ачык бәйгенең финал өлеше - укучы ИТ-стартаплар конкурсы «Junior StartUp Intensive» уздырылды. Бәйгенең төп максаты: мәгълүмати технологияләрне кулланып бизнес-проектлар төзү. Конкурсның әлеге турына Республикадан 13 проект сайлап алынды. Проектлар Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән, Зәй һәм Актаныш районнарыннан. Безнең районнан аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы “ЕГЭ по 5 на 5” проекты белән катнашып һәм аны яклап, яхшы гына чыгыш ясады. Команда составында проектның җитәкчесе (информатика укытучысы) - Илназ Илшат улы Шәрипов һәм 4 укучы: Низамов Артём (11 кл.), Хамидуллин Айнур (9 кл.), Гарипов Фоат (9 кл.), Хабибуллин Риназ (9 кл).
Өч көн буена конкурс кысаларында, оештыручылар ИТ-академия, бизнес-инкубатор һәм уңышлы гына эшләп килүче 2GIS проекты белән таныштырдылар, web-сайтлар һәм смартфоннар өчен приложениеләр эшләү серләренә өйрәттеләр. Казанның “Достижение молодых” – “Яшьләр уңышлары” үзәге башкарма директоры Ләлә Бикчәнтәева бизнесны яхшы итеп планлаштыру һәм проектны яклау турында сөйләде.
Бәйге барышында һәр команда үз проектларының проблемалары һәм перспективасы хакында тәҗрибәле экспертлар белән киңәшү мөмкинлеге алды. Гомумән, укучыларны эшмәкәрлеккә тарту, экспертларның алар белән бер баскычта торып сөйләшүе балаларны уйланырга чакыра, алар конкуренцияне сизә башлый, идеяләр алмаша һәм актив эшчәнлеккә мотивация ала.
Источник: https://edu.tatar.ru/aktanysh/roo/read-news/336670
К списку новостей











