Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423745, РТ, Актанышский район, с. Старое Байсарово, ул. Школьная, д. 54 |
| Телефон: | +7(855)-525-53-21 |
| E-Mail: | sba.akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Байсаровская ООШ" |
| Руководитель: | Салахов Рамиль Замигнурович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 61 учащихся |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байсаровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Промежуточная аттестация 13.05.2023

Май - уку елының соңгы ае. Барлык класс укучылары да арадаш аттестация биремнәре эшлиләр. Аларга уңышлар телибез.
Май-последний месяц учебного года. Учащиеся всех классов выполняют промежуточные аттестационные задания. Желаем им удачи.
-
Ләйсән Әминеваның "Яратам, бетте-китте!" пьесасы 12.05.2023

Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йорты бинасында башкалабызның Кәрим Тинчурин исемендәге театры артистлары якташыбыз, оста һәм булдыклы драматург, Татарстанның халык укытучысы Ләйсән Әминеваның "Яратам, бетте-китте!" пьесасын сәхнәләштерде.
Тормышта еш очрый торган хәлләрне күрү күңелләрне тагын бер айкап чыгарды...Кызыл җеп булып, мәхәббәтеңне сакла, соңыннан гомер буе үкенеп яшәрлек булмасын, хәзер- бүген яшә, дигән фикер үтә. Әйе, тормыш катлаулы, урыны белән күңелле, шаян да...
Зал тулы тамашачы тын да алмый карады спектакльне. Безнең мәктәптән Рамил Җәмигънур улы тамаша кылып, үз тәэсирләре белән уртаклашты -
Папы против травли 12.05.2023

Казан шәһәре "Корстон" кунакханәсенең конференцияләр залында "Папы против травли" дип исемләнгән Әтиләр берләшмәсенең бөтенрәсәй конференциясе булып узды. Мәктәп директоры Рамил Җәмигънур улы чарада катнашып, тәҗрибә туплап кайтты. Чара Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министры И.Г. Хадиуллинның утырышта катнашучыларны сәламләве белән башланып китте. Республикабызның 1410 мәктәбендә дә әтиләр берләшмәләре эшләве турында әйтеп узды, аларның тәрбия эшчәнлегендә зур роль уйнавына басым. ясады. Төп максат- балаларны саклау. Балаларга патриотик тәрбия бирергә, илебезне җимерергә юл куймаска, җиңү көнен якынайтырга дип фикерләрен җиткерде Илсур Гәрәевич.
Россия Федерациясе президенты каршында бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Львова-Белова Мария Алексеевна соңгы елларда көчәеп киткән балаларның кыерсытылулары, эзәрлекләнүләре турында ата-аналарны укыту программалары эшләнүе хакында җиткерде. -
Гаилә кыйммәтләре һәрчак беренче урында 12.05.2023

Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты, социология фәннәре кандидаты Т.П.Ларионова кайбер тикшеренүләр белән таныштырып китте. Сораштырулардан күренгәнчә, кыерсытылуларның яртысы игътибарсыз кала икән. 30% ы бөтенләй дә кыерсытылуга исәпләнми. 20.5% ы ата-аналарга хәбәр итеп торылмый гына укытучылар тарафыннан хәл ителә, нибары 14% ы гына мәктәп, ата-ана берлегендә тикшерелеп хәл ителә. Әти тәрбиясен күрмәгән балалар проблемасы бар ди депутат. Без тирә- юнебезгә игътибарлы булырга тиешбез, "чит балалар булмый" дигән гыйбарә матур сүз генә түгел.
Татарстан республикасы иҗтимагый палата рәисе З.Р.Вәлиева, республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле И.В.Волынец та үз фикерләрен җиткерделәр. 2024 елның 1 сентябреннән балалар бакчалары өчен 200 балага 1, мәктәпләр өчен 300 балага 1 психолог штаты барлыкка киләчәк. Гаилә кыйммәтләре һәрчак беренче урында булырга тиешлеккә һәр чыгыш ясаучы басым ясады. -
Готов к труду и обороне 12.05.2023

Ученики 7 класса участвовали в муниципальном конкурсе проектов, посвященным Всероссийскому физкультурно-спортивному комплексу «Готов к труду и обороне» в рамках года национальных культур и традиций.
7 сыйныф укучылары Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексына багышланган Муниципаль проектлар конкурсында катнаштылар.
-
Авыл укытучыларының республика форумы 12.05.2023

12 май көнне Казан шәһәренең "Адымнар" полилингваль мәктәбендә авыл укытучыларының республика форумы булды. Безнең мәктәп җитәкчесе Рамил Җәмигънур улы да катнашып, федераль программалар, мәгарифкә куелган яңа таләпләр турында мәгълүмат туплады. Алдынгы практикалар белән танышты.
-
Бакчада язгы чәчү-утырту эшләре 11.05.2023

Сабанда сайрашмасаң, көзен ыңгырашырсың, дигәр халык сүзен истә тотып, мәктәбебез укучылары бакчада язгы чәчү-утырту эшләрен башкардылар. Көннәребез матур булып, безнең як табигатебезгә хас булганча яңгыры да вакытында явып, җиле дә вакытында исеп, мул уңыш җыеп алырга язсын!
-
23 мая в школе прозвучит последний звонок 11.05.2023

В школе идет подготовка к последнему звонку. Выпускники 9 классов готовят песни, танцы, стихи, поздравления и цветы. 23 мая в школе прозвучит последний звонок для выпускников 9 классов. Начало 9:00.
Приглашаем всех!
-
Расписание ОГЭ 10.05.2023

В 2023 году ОГЭ пройдет с 21 апреля по 2 июля.
-
9 Мая — День Победы 09.05.2023

9 Мая — День Победы. У каждой страны, каждого народа есть свой главный праздник, который отмечается ежегодно на протяжении долгого времени. Он объединяет нацию чувством гордости за доблестные подвиги предков, которые останутся в памяти потомков навечно. Такой праздник есть и в России. Это День Победы, который отмечают 9 мая.
Праздник, посвящённый 78-й годовщине Великой Отечественной войне, сегодня прошёл перед парком Победы Актаныша.
В праздничном мероприятии приняли участие глава Актанышского муниципального района РТ Ленар Рафакович Зарипов и депутат Госсовета РТ, председатель комитета ГС РТ по государственному строительству и местному самоуправлению Альберт Галимзянович Хабибуллин. Они также искренне поздравили ветеранов и гостей праздника с Великим Днем Победы, выразили наилучшие пожелания. Кульминацией торжества стал парад. Праздник 9 мая продолжился акцией "Җиңү капкалары". Дети, внуки с фотографиями своих отцов, матерей, дедушек и бабушек тронулись равными строями вдоль здания районного Совета, проехали по улицам Актаныш. В парке Победы они присоединились к приглашенным на праздник ветеранам, ветеранам тыла, приехавшим гостям, актанышцам.
Праздник завершился возложением венков к Вечному огню.














