Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Суксинская средняя общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423736, РТ, Актанышский район, с. Татарские Суксы, ул. Гагарина, д. 1Б |
| Телефон: | +7(855)-525-25-87 |
| E-Mail: | gfidan321@yandex.ru. |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Татарско - Суксинская СОШ» |
| Руководитель: | Газизов Фидан Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 63 учащихся |
| У нас учат: | 16 педагогов |
-
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 01.04.2024

Язгы каникуллар төгәлләнде, бүген мәктәбебездә 4 чирек башланды. Эш атнасы "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" класс сәгатьләре белән башланып китте. Темасы "Россия-Сәламәт держава"Әлеге чирек барлык укучылар өчен иң җаваплысы булып санала, чөнки ел дәвамында алган белемнәрне тикшерү, нәтиҗә ясау вакыты җитте дигән сүз. Алда унберенчеләрне һәм тугызынчыларны дәүләт сынаулары көтә. Укучыларга да, укытучыларга да бу җаваплы чиректә зур уңышлар телибез!
Весенние каникулы завершились, сегодня началась 4 четверть. Рабочая неделя началась с классного часа "Разговоры о важном". Тема классного часа "Россия - здоровая держава" Эта четверть является самой ответственной для всех учащихся, потому что пришло время проверить знания, полученные в течение года, подвести итоги. Впереди государственные испытания одиннадцатиклассников и девятиклассников. Желаем успехов и учащимся, и учителям в этом ответственном четверти!
-
Педагогик киңәшмә/ Педсовет 27.03.2024

27 март көнне мәктәптә 2023-2024 уку елының lll чиреге буенча Педагогик киңәшмә узды. Киңәшмәдә өченче чиреккә йомгак ясалды, уңыш нәтиҗәләре каралды, һәр класс буенча җентекле анализ, уңыш динамикасы тәкъдим ителде, уңышның сыйфатын арттыру өчен эшләргә тиешле бурычлар билгеләнде.
Мәктәп директоры lll чирекне анализлады Педагогик киңәшмә нәтиҗә ясады һәм коллектив алдында яңа бурычлар куйды. Педагогик киңәшмә нәтиҗәле узды, мәктәптә уку-тәрбия процессын камилләштерү буенча карарлар кабул ителде, lV чиреккә планнар билгеләнде.
27 марта в школе прошло педагогическое совещание по lll четверти 2023-2024 учебного года. На совещании были подведены итоги третьей четверти, представлен подробный анализ по каждому классу, динамика , определены задачи, которые необходимо проработать для повышения качества обучения.
Директор школы подвел итоги и поставил перед коллективом новые задачи. Плодотворно прошло педагогическое совещание, были приняты решения по совершенствованию учебно-воспитательного процесса в школе, намечены планы на IV четверть. -
Нәүрүз бәйрәме 22.03.2024

Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигешләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны "Нәүрүз ае" дип йөрткәннәр. Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр.Бу бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә. Татар Суыксу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан "Хуш киләсең Нәүрүз" дигән бәйрәм үткәрде. Бәйрәмгә килгән балалар Нәүрүз кызы белән бергә халкыбызның борынгы җырлы-уеннарын уйнадылар. "Чума үрдәк, чума каз", "Капкалы", "Күрсәт әле үскәнем", һ.б. Бер укучы да конкурслардан, уеннардан читтә калырга тырышмады. Ә иң көтеп алганы, мөгаен, коймак белән чәй эчү булгандыр. Һәркемнең йөзендә елмаю, канәгатьләнү хисе чагылды. Шатланырга сәбәп бар: иң озын - III чирекне, ниһаять, тәмамладык, каникулга таралышабыз бит! Әби-бабайларыбыздан калган бу йола һәркемнең күңеленә хуш килеп, аның традицияләре сакланыр һәм тагын да баер дигән теләктә калабыз!














