Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | fayrushina.71@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 28 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Клара Булатова исемендәге премия бирү конкурсы 25.03.2016

24 март көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты оештырган Клара Булатова исемендәге премия бирү конкурсында 8 нче класс укучысы Шаймухаметова Рүзинә үзенең иҗат эшләре белән катнашып, “Матур әдәбият” номинациясендә лауреат дипломына һәм бүләккә лаек булды. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф.Г.Гаянова.
-
"Иң яхшы су ресурслары макеты" конкурсы 23.03.2016

Мәктәптә "Иң яхшы су ресурслары макеты" конкурсына әзерлек эшләре бара.
-
Төбәкара XIV Каюм Насыйри исемендәге фәнни - практик укулар 23.03.2016

21 март көнне Казан шәһәренең Киров районында урнашкан “ Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче №81" мәктәбендә төбәкара XIV Каюм Насыйри исемендә укучыларның фәнни практик укулары үткәрелеп, география секциясендә 8 класс укучысы Авзалова Нәфисә уңышлы чыгыш ясап, III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Фәнни җитәкчесе география укытучысы Гильманова Илүзә Рәхим кызы. Афәрин, Нәфисә!
-
ОГЭ га әзерлек буенча укулар 22.03.2016

21-24 март көннәрендә 9 класс укучылары өчен имтиханнарга әзерләү максатыннан укулар оештырыла. Бүген укуны рус теленнән Нагимова З.Ө. үткәреде.
-
XI Бөтенроссия көрәш турниры 22.03.2016

19 март көнне Әлмәт шәһәрендә узган авыл хуҗалыгының РТ һәм РФ атказанган хезмәткәре Шайдуллин Зөфәр Газиз улы истәлегенә багышланган XI Бөтенроссия көрәш турнирында 6 класс укучысы Харисов Нәркиз үз үлчәү авырлыгында 4 урын алды.Котлыйбыз!
-
Нәүрүз бәйрәме 22.03.2016

21 март көнне кышны озату, язны каршылау бәйрәме - Нәүрүз булды. Кыш бабайны озатып, яз кызы - Нәүрүзбикәне каршы алганнан соң, уеннар башланып китте. Уеннарда актив катнашкан укучыларга Нәүрүзбикә бүләкләрне мулдан өләште. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
Өченче чирек тәмамланды 19.03.2016

Бүген барлык классларда да өченче чирек нәтиҗәләре буенча класс җыелышлары үткәрелде, язгы каникул чорына куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча инструктаж үткәрелеп, имзалар алынды.
-
"Шәп әйдәман" конкурсы 19.03.2016

18 март көнне Яңа Әлем мәктәбендә Республикакүләм “Шәп әйдаман” бәйгесенең район туры үткәрелде. 7 нче сыйныф укучысы Солтанова Альбина уңышлы чыгыш ясап, "Иң җитди әйдәман" номинациясендә җиңүче булды. Киләчәктә зур уңышларга ирешүен телибез.
-
Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә семинар - практикум 19.03.2016

18 нче март көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мусина Д.Т. Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә “2015 – 2025 елларга кабул ителгән тәрбия үсеше стратегиясен тормышка ашыру кысаларында укучыларга әдәп – әхлак тәрбиясе бирү” темасы буенча семинар - практикумда катнашты. Семинарда “Яхшы сүз – җан азыгы” дигән темага әхлак дәресе, “Матурлык илендә” дигән темага дәрестән тыш чара, “Шәҗәрәләр – күңел көзгесе” темасына мастер - класслар каралды. Соңыннан алда торган бурычлар буенча киңәшмә булды.
-
Ата-аналар җыелышы 18.03.2016

17 март көнне гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта 3 чирек нәтиҗәләре, ТДИга әзерлек, "Йолдызлык-2016"фестивале нәтиҗәләре турында аңлатылды, төрле сорауларга җавап бирелде һәм алда торган бурычлар билгеләнде.














